Азнакай сабыйлары шигырь сөйләү бәйгесендә көч сынашачак
Азнакай шәһәренең 3 нче "Айсылу" балалар бакчасында «И туган тел, и матур тел» дип исемләнгән бәйге башланып китте. Анда 4-7 яшькә кадәрле балалар катнаша. Бәйгенең тәлапләре буенча һәр бала үз ана телендә дөрес һәм сәнгатле итеп шигырь сөйләргә тиеш. Яшь үзенчәлекләренә туры килгән шигырь сайлау, аны сәнгатле итеп яттан башкару...
Азнакай шәһәренең 3 нче "Айсылу" балалар бакчасында «И туган тел, и матур тел» дип исемләнгән бәйге башланып китте.
Анда 4-7 яшькә кадәрле балалар катнаша. Бәйгенең тәлапләре буенча һәр бала үз ана телендә дөрес һәм сәнгатле итеп шигырь сөйләргә тиеш.
Яшь үзенчәлекләренә туры килгән шигырь сайлау, аны сәнгатле итеп яттан башкару - болар барсы да балаларның, әти-әниләрнең һәм тәрбиячеләрнең зур тырышлыгы.
Шигырь сөйләгән һәр бала диплом белән бүләкләнәчәк.
Өлкән тәрбияче тәкъдим иткән бу бәйгене тәрбиячеләр бик теләп кабул иттеләр, чөнки балалар сәхнәдә үзләрен дөрес тотарга, каушамаска, җавапчылылыкка өйрәнәләр.
Киләчәктә тормышта үз урыннарын табырга да ярдәм итәр.
Бәйгенең сонгы туры бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненә туры килә, финалга чыккан балаларыбыз ГабдуллаТукайга багышланган кичәдә чыгыш ясаячаклар.
Гөлназ Ахметшина, Резеда Майлунова,
Азнакай шәһәре 3 нче "Айсылу" балалар бакчасы тәрбиячеләре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев