Азнакай укытучыларын шәхси сайтлар төзергә өйрәттеләр
(Азнакай, 6 декабрь) Бүгенге көнне компьтердан, Интернеттан башка күз алдына да китереп булмый. Яңа технологияләр мәктәпләргә дә тирәнтен үтеп керде. Укытучылар һәрчак заманнан, укучыларыннан бер адым алда барырга тиешләр. Шуңа күрә аларның Интернет челтәрләрендә эшләү буенча да белемнәрен күтәрүгә игътибар бирелә. "Мәгариф" журналы инициативасы буенча гимназия базасында узган "Аңлаешты Интернет"...
(Азнакай, 6 декабрь) Бүгенге көнне компьтердан, Интернеттан башка күз алдына да китереп булмый.
Яңа технологияләр мәктәпләргә дә тирәнтен үтеп керде. Укытучылар һәрчак заманнан, укучыларыннан бер адым алда барырга тиешләр.
Шуңа күрә аларның Интернет челтәрләрендә эшләү буенча да белемнәрен күтәрүгә игътибар бирелә.
"Мәгариф" журналы инициативасы буенча гимназия базасында узган "Аңлаешты Интернет" дигән мастер-класста татар теле укытучыларын һәм балалар бакчалары тәрбиячеләрен шәхси сайтлар төзергә, Интернеттан файдалы мәгълумат эзләргә, торак-коммуналь һәм башка хезмәтләргә электрон юл аша түләргә һәм көндәлек тормышта укытучыларга кирәк башка функцияләргә өйрәттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев