5 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Марсель Шәйдуллин Азнакай халкын кабул итә
2 сентябрь 13.00 сәгатьтә "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлегендә (Солтангалиев ур., 21, Мәдәният йортының 1 нче каты) партиянең Азнакай җирле бүлекчәсе секретаре, Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин халыкны кабул итә. Алдан 7-01-92 телефоны аша язылырга мөмкин.
-
Азнакайда авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак
Районыбыз халкын үз җирлегебездә җитештерелгән экологик чиста, арзанлы азык-төлек белән тәэмин итү максатыннан, авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздыру матур традициягә әйләнде. Аның чираттагысы 6 сентябрь, шимбә көнне 9.00 сәгатьтә, Азнакай шәһәренең Солтангалиев урамы, 21а йорты алды ("Алтын алка" боз сарае) мәйданында үткәрелә. Анда ит, сөт продукциясе, яшелчә, бөртекле культуралар, бал һәм...
-
Быел Азнакай игенчеләренә 404 сертификат тапшырылган
Азнакай районында хезмәт кешесенең эшен күрә һәм бәяли беләләр. Урып-җыюда яхшы күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларга акчалата сертификатлар тапшыру да матур традициягә әйләнде. Быел бу чорда 313 мең сумлык 404 сертификат тапшырылган. Шуның 264е комбайнчыларга (1әр мең сумнан) һәм аларның ярдәмчеләренә (500 сум) бирелгән. Мондый бүләккә кырдан ындыр табагына һәм иген кабул...
-
Азнакайда алдан сайлауның өченче көне уза
14 сентябрьдә Татарстанда мөһим вакыйга - ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау уздырыла. Президент Рөстәм Миңнехановның Татарстанның социаль-икътисади үсешен тәэмин итү һәм сәяси тотрыклылыкны саклау курсын яклау буенча бөтенхалык референдумы буларак, бу сайлау аеруча зур әһәмияткә ия. Әмма барлык сайлаучыларның да бу көнне сайлау участогына килергә мөмкинлеге юк. Шуңа күрә сайлаучыларга...
-
Әсгать Баһауов 35 ел гомерен Азнакай янгын сагы хезмәтенә багышлаган
Үзенең 35 ел гомерен янгын сагы хезмәтенә багышлаган Әсгать Баһауовны районда белмәгән кеше сирәктер. Үзенең фидакарь хезмәте белән Азнакай янгынчылары арасында якты эз калдырган шәхесләрнең берсе ул. Әсгать Сәрвәр улының балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Ул чоргы барлык балалар кебек ул да яшьтән үк зур абыйлар гына эшләрдәй эшләрне...
-
Илгә Җиңү алып кайткан Азнакай офицеры Мәхмүт Харисов күпсанлы медальләр белән бүләкләнгән
Мәхмүт Харисов (сулдан беренче) сугышчан дуслары белән Мәхмүт Харисов районыбызның Әгерҗе авылында 1916 елда дөньяга килә. Кечкенәдән бар нәрсә белән кызыксынучан, зирәк булып үсә ул. 1936 елда авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, зоотехник белгечлеге ала. Яше җиткәч, 1939 елда, хәрби хезмәткә алына. Курслар тәмамлап, отделение командиры булып хезмәт итә, аннары аны...
-
Азнакай нефтьчеләре һөнәри бәйрәмнәрен каршылады
Сентябрьнең беренче шимбәсендә Россиядә Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында традиция буенча бу бәйрәмне августның соңгы атнасында Республика көне белән бергә үткәрәләр. Азнакайда Шәһәр көне дә өстәлә. Узган атна пәнҗешәмбесендә нефтьчеләр һөнәри бәйрәмнәрен район һәм шәһәр Мәдәният йортында тантаналы җыелыш оештырып, зурлап үткәрделәр. Сәхнә бәйрәмчә...
-
Азнакайның Әгерҗе авылында веломарафон узды
Әгерҗе авылында яшүсмерләр арасында веломарафон узды. И сөенделәр соң. Алдан ук велосипедларын хәрби хәзерлеккә куеп, бизәп куйдылар. Авыл мәктәбе ишек алдында бәйрәм бик күңелле һәм эчтәлекле үтте: малайлар ике командага бүленеп узыштылар да, төрле каршылыклар аша узып, юл кагыйдәләре буенча белемнәрен сынадылар. Иң матур бизәлгән велосипед та игътибарга алынды. -...