Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай нефтьчеләре һөнәри бәйрәмнәрен каршылады

Сентябрьнең беренче шимбәсендә Россиядә Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында традиция буенча бу бәйрәмне августның соңгы атнасында Республика көне белән бергә үткәрәләр. Азнакайда Шәһәр көне дә өстәлә. Узган атна пәнҗешәмбесендә нефтьчеләр һөнәри бәйрәмнәрен район һәм шәһәр Мәдәният йортында тантаналы җыелыш оештырып, зурлап үткәрделәр. Сәхнә бәйрәмчә...

Сентябрьнең беренче шимбәсендә Россиядә Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында традиция буенча бу бәйрәмне августның соңгы атнасында Республика көне белән бергә үткәрәләр. Азнакайда Шәһәр көне дә өстәлә. Узган атна пәнҗешәмбесендә нефтьчеләр һөнәри бәйрәмнәрен район һәм шәһәр Мәдәният йортында тантаналы җыелыш оештырып, зурлап үткәрделәр.

Сәхнә бәйрәмчә бизәлгән иде. Иң алдагы рәтләрдә бүләкләнергә тиешле алдынгылар урын алган. Залда чакырулы коллектив әгъзалары, кунаклар, ветераннар, җитәкчеләрдән: "Татнефть" ААҖ генераль директорының кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Рәзиф Галимов һәм аның урынбасарлары, бүлек, цех җитәкчеләре...


Россиянең нефть сәнәгате 1864 елдан санала башлый. Быел аңа 150 ел тулды. Шулай булуына карамастан, әлеге мәртәбәле сәнәгать тармагы гел яшәрә бара кебек, бүгенге көндә цивилизацияне хәрәкәткә китерүче көчле тармак буларак аягында нык басып тора һәм алга таба үсә бирә.


1956 елның ноябрендә Нефть сәнәгате министры Михаил Евсеенко имзасы белән "Татнефть" производство берләшмәсендә дүртенче булып "Азнакайнефть" идарәсе төзелә. Ике елдан коллектив зурлап идарәнең 60 еллыгын билгеләп үтәргә җыена. Шушы чор эчендә Азнакай җире ил табынына 480 млн тоннадан артык нефть озатты. Бүгенге компания тарихына меңнәрчә нефтьчеләрнең тырыш хезмәте, гомере, сәламәтлеге алтын җеп булып тегелгән.


Бүгенге көндә идарә белән Россия Федерациясе нефть һәм газ сәнәгатенең Атказанган хезмәткәре, техник фәннәр кандидаты, ТР Дәүләт Советы депутаты Рәзиф Галимов җитәкчелек итә. Билгеле, сәхнәгә котлау өчен беренче хуҗа чакырыла:


- Барыгызны да Нефть һәм газ чыгару сәнәгате хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән котлыйм, - дип башлады Рәзиф Хиразетдин улы котлавын. - Коллектив агымдагы елның сигез аенда гына да 2 млн 324 мең тонна нефть чыгарды. План заданиесен 100 процентка үтәп чыкты. Без быел 3 млн 324 мең тонна нефть чыгарырга тиеш.

«Татнефть» компаниясе нефть чыгаручы предприятие генә түгел, ул - югары технологияле һәм социаль юнәлеш алган компания. Шушы елда гына "Каенкай" сәламәтләндерү лагеренда 60 балага исәпләнгән яңа йокы корпусы төзелеп файдалануга тапшырылды. Бу җәйге чорда өстәмә 240 бала сәламәтлекләрен ныгыта ала дигән сүз.


Шул уңайдан Рәзиф Галимов "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Мәгановка һәм генераль директор урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиевкә даими ярдәме өчен зур рәхмәтен җиткерде. Аннан ул барлык катнаш нефтьчеләр белән кулга-кул тотынып эшләгән коллективларга, башка өлкәдә эшләгән төзүчеләргә, транспортчыларга, укытучыларга, табибларга, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә һәм бергә аңлашып, ярдәмләшеп эшләгән Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллинга аерым рәхмәтен әйтте.


Җитәкченең чыгышы тәмамлануга музыкаль номер белән җырчы Римма Данилова сәхнәгә үтте. Ул башкарган «Сколько пройдено дорог» җыры залдагы ветераннарны яшьлек елларына алып кайткандыр.


Рөстәм Мөхәммәдиевне нефтьчеләр генә түгел, көньяк-көнчыгыш районнарда яшәүчеләр дә яхшы белә. «Рухият» яңарыш фонды, «Шәфкатьлелек» хәйрия фонды, «Сандугач сайрар илем» балалар фестивальләре һәм шундый күләмле чаралар аның җитәкчелегендә үтә. Ветераннар, аз керемле кешеләр, күп балалы гаиләләргә даими ярдәме өчен аңа рәхмәтләре бик зур.


- Нефтьчеләрнең нәтиҗәле хезмәте аркасында республикабызда яшәүчеләрнең тормыш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән программалар тормышка ашырыла бара. Шунысы игътибарга лаек, районнарның бюджетлары тулылану да "Татнефть" ААҖ эшчәнлегенә бәйле, - диде ул. - Бу үз чиратында транспортчылар, төзүчеләр, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, укытучылар, табиблар һәм башка бик күп һөнәр ияләре эш белән тәэмин ителә, стабиль хезмәт хакы ала дигән сүз. Сәламәтлек саклау һәм мәгариф өлкәсендә башкарылган эшләр бик күп, алар моннан соң да дәвам иттереләчәк.


- Мин ихлас күңелдән нефтьчеләрне бәйрәм белән котлыйм, - диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин. - Нефтьчеләрне шәһәр һәм район тормышыннан аерып күз алдына да китереп булмый. Аларның эше яхшы булса, барыбызның да эше яхшы. Шәһәрдәге үзгәрешләр алар ярдәме белән башкарыла. Халыкның ял итү урынына әйләнгән, төзекләндерелгән фонтанлы Татарстан мәйданын күрәсез, "Восток" кинотеатры ишекләрен киң ачачак, спорт комплексы, Җиңү паркы, мәчет һәм чиркәү биналары төзелеп килә, Кара елга буе, суүткәргечләр төзекләндерелә.

Авыл хезмәтчәннәренә, авыл хуҗалыгына да нефтьчеләрнең ярдәме гаять зур. Балалар бакчаларында 25 млн сумлык ремонт эшләре башкарылды. Социаль өлкәдәге башка бик күп эшләр сезнең ярдәм белән эшләнә, уңай үзгәрешләрнең алга таба да булачагына шигебез юк.


Нефтьчеләрнең профессиональ бәйрәмнәре бүләкләрсез генә үтми. Быел да ул традиция сакланды. РФ Энергетика министрлыгының Мактау грамоталарын тапшыру өчен сәхнәгә Рөстәм Мөхәммәдиев, Марсель Шәйдуллин, Рәзиф Галимовлар күтәрелде. Бүген әлеге мәртәбәле бүләккә 3 нче нефть һәм газ чыгару цехы җитәкчесе урынбасары Андрей Сучков, ЦКППНның технологик җайланмаларны ремонтлау слесаре Илмир Гәрәйшин, ЦПРС скважиналарын капиталь ремонтка әзерләү операторы Борис Гомин, нефть һәм газ чыгару буенча технологик бүлек җитәкчесе Радик Хәлимов лаек булдылар.


ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамотасы белән ЦДНГ-1 идарә пульты операторы Рәмзия Рәфыйкова, ЦДНГ-6 операторы Рамил Миннегалиев, ЦДНГ-7 инженер-технологы Өлфәт Нуретдинов, ОМТСиКО җитәкчесе Фәнил Галиевләр бүләкләнде.


ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Рәхмәт хаты ЦДНГ-4 операторы Рөстәм Кәримов, ЦППД операторы Владимир Бондаренко, шул цехның инженер-энергетигы Ренат Сабировка тапшырылды.


"Татнефть" ААҖнең "Почетлы нефтьчесе" исеме ЦДНГ-2 операторы Рәшит Нургалиев, ЦДНГ-5 цехы җитәкчесе Шамил Хафазетдинов, ЦПРС слесарь-ремонтчысы Василий Сивокозов, катламнарның нефть бирүчәнлеген күтәрү һәм скважиналарга ремонт ясау бүлеге җитәкчесе Рәсим Хәниповларга бирелде.


"Татнефть" ААҖнең Почет тактасына ЦКППНның резервуар паркы җитәкчесе Рамил Әхмәтов кертелде.


Азнакай муниципаль район башлыгы Мактау грамотасы белән ЦДНГ-1 операторы Илсур Мадьяров, ЦДНГ-3 пульт операторы Светлана Игошева, ЦДНГ-5 пульт операторы Алсу Рәшитова, Актүбә ППДсы пульт операторы Роза Коновалова, ЦКППНның установка җитәкчесе Җәүдәт Сәмыйгуллин, УПО электр һәм газ белән эретеп ябыштыручысы Александр Лебедев, ЦПРС пульт операторы Алевтина Чаузова, ЦПРС слесарь-ремонтчысы Айрат Сафин һәм әйдәр геолог Валентина Журавлева бүләкләнделәр.


"Азнакайнефть" идарәсенең «Почетлы нефтьчесе» исеменә Зөһрә Гомәрова (ЦДНГ-3), Андрей Алексеев (ЦДНГ-4), Зөфәр Бәхтиев (ЦДНГ-6), Рөстәм Гарипов (ЦДНГ-7), Наилә Хәйруллина (Акт. ППД), Игорь Кәримов (Азн. ППД), Илдар Зиннуров (ЦПРС) лаек булды.


Идарәнең профсоюз комитеты рәисе Рәфис Хәсәнов "Татнефть" ААҖ профкомы исеменнән нефтьчеләрне бәйрәмнәре белән кайнар котлады һәм берничә кешегә Татнефть" ААҖ профсоюз комитетының Мактау грамотасын тапшырды. Әлеге бүләкне һәм чәчәк бәйләмнәрен: ЦДНГ-7 операторы Илшат Хөснимәрданов, ЦПРС мастеры Рөстәм Баязитов, ЦКППН инженеры Азат Йосыпов һәм "Каенкай" балаларны сәламәтләндерү лагере директоры Регина Хәмитовалар алды.


Барлык ветераннар исеменнән быел гына ветераннар армиясен тулыландырган Мисбах Мәсәлимов котлау сүзе белән трибунага күтәрелде. һәм алда буласы сайлауларга үзенең фикерен белдерде.


- Мин үзем партия әгъзасы түгел, - диде ул, - Украинадагы хәлләрне күреп моңа кадәр булган фикерем бераз үзгәрде. Ил башлыгы Владимир Путинга нык авыр бүген, аңа төрле яктан басым ясала. Ә ул хакимият партиясе башында тора. Бүген безнең барыбыздан да бердәмлек сорала. Илнең көчле булуы үзебезнең кулда!


Зал дәррәү алкышларга күмелде. Сәхнәгә азнакайлылар арасында популярлашып килгән «Бәхет» ансамбле чыкты. Милли киемнәрдән оста итеп җырлаган дәртле, килешле чыгышларын зал яратып кабул итте. Ул көнне нефтьчеләр бәйрәме Фирдүс Тямаев концерты белән тәмамланды.

Нәфис Әхмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай нефтьчеләре һөнәри бәйрәмнәрен каршылады