Бүген шәһәребезнең «Парус» спорт базасында хәрби-кыр өйрәнүләр старт алды
Сигезенче сыйныф егетләре билләренә солдат каешы буып, армия тормышы белән таныша. Хәрби өйрәнүләрдә шәһәр һәм авыл мәктәпләреннән 365 бала катнаша, алар дистәләгән взводка бүленгән.
Өч көн барган өйрәнүләрдә булачак солдатлар строй белән атлау, утлы корал белән эш итү, химик саклау чаралары, тактик, медицина әзерлеге буенча дәресләр алалар.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев