2 август - Һава-десанты гаскәрләре көне.
Шул уңайдан Азнакайның зәңгәр беретлылары Җиңү паркында - һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр истәлегенә куелган стела янында җыелды.
-Һава-десанты гаскәрләре элек-электән илебезне саклаучы "элита" гаскәрләре булдылар. Сез бүген дә күк төсендәге беретларыгызны горур йөртәсез, алга таба да яшәү рәвешегез белән башкаларга үрнәк булыгыз, - дигән изге теләкләрен җиткерде тантаналы чарада катнашкан шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Эльвир Габдрахманов.
Соңыннан десантчылар туган ил өчен башларын салган геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар, стелага чәчәкләр салдылар.
Бәйрәм репортажы - "Маяк" газетасының киләсе санында.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев