Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
БАСМА ПРОДУКЦИЯ САТУ

Татарстан китап нәшриятының 2022 ел өчен төзелгән Календарен кабул итеп алыгыз!

Хөрмәтле укучыларыбыз!


Күренекле мәгърифәтче, энциклопедист-галимебез Каюм Насыйри XIX гасырда 25 ел дәвамында татар дөньясында зур кызыксыну уяткан Казан календаре, соңрак Календарь дип аталган басма төзеп чыгара. Һәр ел саен дөнья күргән әлеге өстәл календаре басма сүзгә сусаган, китапны хөрмәт иткән халкыбыз өчен кирәкле мәгълүмат чыганагына әверелә. Совет чорында да календарь төзеп чыгару традициясе дәвам итә. Кайбер чыганакларга караганда, татар календаре кайсыбер елларда хәтта 200 мең данәдә нәшер ителеп, сатылып та беткән. Уйлап карагыз, нинди зур ихтыяҗ булган! Кечкенә генә энциклопедиягә тиң әлеге уникаль басманы дөньяга чыгару эшен күп еллар дәвамында нәшрият редакторы Венера апа Шәрипова алып барды. Ни кызганыч, 2005 елдан календарь чыгудан туктатылды.Быел Татарстан китап нәшрияты бу күркәм эшне,
күпсанлы укучыларыбызның мөрәҗәгатен исәпкә алып, яңадан башлап җибәрде. Календарьда милли горурлыгыбыз булган энҗе-җәүһәрләргә тиң мәкаль-әйтемнәр, язучыларыбызның афоризмнары һәм шигырьләре, мәзәкләре, күренекле шәхесләрнең гомер бәйрәмнәре, тарихи фактлар, шулай ук сәламәтлек һәм көнкүрештә куллану өчен белешмәләр, аш-су һәм бакчачы киңәшләре h. б. туплап бирелде.

Календарьне эш сәгатьләрендә 8:00-17:00 кадәр, Хәсәнов ур., 12 йорт адресында урнашкан "Маяк" газетасы редакциясендә сатып алырга мөмкин. Бәясе:   сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев