Район башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашында балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды. Анда балигъ булмаганнар белән бәйле төрле мәсьәләләр каралды, тәртип бозу очраклары һәм профилактик эшчәнлек турында фикер алышынды.
Марсель Шәйдуллин билгеләп үткәнчә, төп максат – яшүсмерләрне урам йогынтысыннан саклау, аларны дөрес юлга юнәлтү һәм белем алуга этәрү.
– Безнең бурыч – балаларның укып, кеше булып җитешүенә шартлар тудыру. Һәр бала игътибарга һәм ярдәмгә мохтаҗ, – дип ассызыклады ул.
Комиссия утырышында шулай ук профилактик чараларны көчәйтү, гаиләләр белән эшне активлаштыру һәм ведомствоара хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре дә каралды.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев