ТР Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, якын көннәрдә республикада һава торышы үзгәрәчәк. Кар белән уртача салкыннар чоры антициклон килү белән алышыначак, ул аяз һава торышы һәм көчлерәк салкыннар китерәчәк.
Чәршәмбе, 22 гыйнварга фараз:
Төнлә һәм иртән бераз кар явуы ихтимал, температура -14° -19°ка кадәр төшәчәк, ә төньяк һәм көнчыгыш районнарда аязганда -23 ° ка кадәр төшәчәк.
Көндез явым-төшем көтелми диярлек, максималь температура -10° -15°, республиканың төньягында һәм көнчыгышында -20 ° чамасы.
Җил көнчыгыштан һәм төньяк-көнчыгыштан булачак, секундына 5-10 м.
Шунысы мөһим: юлларда бозлавык сакланачак. Автомобильчеләргә һәм җәяүлеләргә сак булырга киңәш ителә.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев