2026 елның гыйнварында Татарстан Республикасында уртача һава температурасы климат нормасы чикләрендә көтелә. Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәгендә хәбәр иттеләр.
Синоптиклар фаразлавынча, Казанда уртача айлык температура -10 градус, республика буенча уртача -10,9 градус тәшкил итәчәк, бу күпьеллык күрсәткечләргә туры килә.
Шул ук вакытта гыйнварда явым-төшем күләме климат нормасыннан югарырак булыр дип фаразлана. Казанда норма 46 мм, Татарстан буенча – 33 мм тәшкил итә, әмма факттагы күрсәткечләр бу күрсәткечләрдән артып китәргә мөмкин.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев