Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Азнакайлар игътибарлы булыгыз: магнит давыллары көтелә!

Белгечләр фаразлавынча, озакка сузылган көчле магнит давылы башланды, ул әле 1 атна дәвам итәчәк.

Аның көчен 1-дән 5 баллга кадәр бәялиләр.

21 июньдә җирдә 5 баллы көчле магнит давылы котырачак, шуңа да метеопатларга аның тәэсире нык була. Кояш активлыгы ял көннәрендә генә кими.

22 һәм 23 июньдә көчле геомагнитлы дулкыннар дәвам итәчәк, метео-бәйле кешеләр өчен аеруча авыр көннәр булачак. Мондый көннәрдә күпләрнең хәле начарлана, башлары авырта, кан басымы сикерә. Хәтта электроника да өзеклекләр белән эшли башларга мөмкин. Шуңа күрә, белгечләр киңәшләренә колак салырга тырышыгыз.

  • Кул астында һәрчак кирәкле дарулар булсын.
  • Алкогольдән бөтенләй баш тартып, күбрәк су эчегез. Гөлҗимеш һәм ромашка төнәтмәләре ясап эчәргә, ә менә кәһвәне куллануны чикләргә тырышыгыз.
  • Бу көннәрдә җиңел ашларга: яшелчә, җиләк -җимеш, ярмалар, диңгез продуктлары, тавык, күркә итенә өстенлек бирегез.
  • Күбрәк саф һавада йөрегез, бүлмәне яхшылап җилләтегез. Күбрәк йоклагыз, ял итегез.
  • Авыр хезмәтне, шулай ук спорт белән җитди шөгыльләнүне чикләргә кирәк. Ә менә җиңел генә зарядка ясауның ярдәме тиячәк.

Киләсе геомагнит давылы 28 июньгә фаразлана, ләкин ул әлеге көннәр белән чагыштырганда шулкадәр көчле булмаячак, дип ышандыра белгечләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев