Реклама
125 гр йомшарган ак май
2 йомырка
200 гр кесәл (кисель)
300 гр он
10 гр разрыхлитель
Ак майны миксер белән туглап аласы, берәмләп йомырка кушып, аннан кесәл салып тугларга һәм разрыхлитель салынган онны кушып, кул белән басып бетерәсе.
Әчтерхән чикләвеге зурлыгында шариклар ясап, формага тезәсе, аларны әзрәк басып куясы. 180-200° кызулыктагы мичтә 10-15 минут пешерәсе.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз