Азнакайлыларга Мәрьям Миннеголовадан катлы салат рецепты
Пешкән итне иттарткычтан үткәреп, савыт төбенә җәяргә.
Өстенә пешкән чөгендер уарга. Майонез сылап, аның өстенә кара җимеш турап салырга, пешкән кишер уарга, майонез сыларга, пешкән йомырка агын һәм сарысын аерым-аерым уарга, майонез сыларга, вакланган әстерхән чикләве сибәргә, аның өстенә – угычта уган сыр. Өстен теләгәнчә бизәргә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев