Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Авызда эри торган пәхләвә рецепты

Авызда эри... Киңәш итәм!

Иң башта 4 стакан онны 300 грамм акмай белән уалыйбыз, аңа 3 йомырка сарысы, 300 грамм каймак, 1 чәй калагы сода өстәп, камыр ясыйбыз hәм бер сәгатькә суыткычка куябыз. Вакыт үткәч алып, 8 кисәккә бүләбез дә җәймәләр тәгәрәтәбез.

Эчлек өчен 4 йомырка агын 2,5 стакан шикәр комы белән бутыйбыз, аңа 2 стакан вакланган әстерхән чикләвеген салып бутыйбыз. Бик нык вакламаска!

Майланган табага җәймәне җәябез, өстенә эчлек салабыз, шулай берәм - берәм барсын да куеп чыгабыз. Иң өстә җәймә була. Аннан ромбикларга кисеп чыгабыз, өстенә йомырка сарысы сөртеп, ромбиклар өстенә чикләвек куеп чыгабыз, 200 градуслы мичтә якынча 40-50 минут  пешерәбез.

Аннан  100 грамм акмай кушып эретелгән 6 аш кашыгы балны пәхләвә өстенә сибеп чыгабыз. Тагын 5-10 минутка мичкә куеп алабыз. Пәхләвәне суынгач кына ашарга. Авызда эреп тора торган тәмлушкә була!

Чәйләрегез тәмле булсын! 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев