Бүген Мәсгут авылында зур хәйрия концерты узачак
АФИША

Бүген Мәсгут авылында зур хәйрия концерты узачак

Чарадан кергән акча авыл мәчетен төзекләндерүгә юнәлдереләчәк.

(Азнакай, 1 май) Бүген 13.00 сәгатьтә Мәсгут авылы мәдәният йортында үзешчәннәр катнашында зур концерт оештырыла.

Чарадан кергән акча авыл мәчетен төзекләндерүгә юнәлдереләчәк.

- Шөкер, безнең халык һәрвакыт ярдәмгә килә торганнардан. Тамчыдан күл җыела, диләр.

Авылдашларыбыз, якташларыбыз бу юлы да читтә калмас дип ышанабыз. Изге эшкә булышлык итүчеләрне Аллаһ ярдәменнән ташламасын! - ди Мәсгут авыл җирлеге башкарма комитеты.

Фото pixabay.com

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев