Чаңгыга басарга беркайчан соң түгел!
Районыбызда һәр көнне сәламәт яшәүне пропагандалауга юнәлтелгән чаралар уздырыла.
14 февральдә исә чаңгы спортын үз итүче азнакайлыларны тагын бер зур ярышлар көтә. Бу көнне шәһәр чаңгы базасында 10.00 сәгатьтә “Россия чаңгы юллары” ярышларына старт биреләчәк. Анда балалар да, өлкәннәр дә катнаша ала, яшь буенча чикләр юк.
Шунда ук ГТО нормативларын тапшыру мөмкинлеге дә булачак. 0+
Нет комментариев