Азнакаево
  • Рус Тат
  • Сәрхүшкә эчәргә генә булсын

    Әле кырык бише яңа гына тулган ир-егет иде ул. Дөрес, типсә-тимер өзәрдәй, дип әйтеп булмый, инде шактый таушалган, йөзен бик иртәли җыерчык басып, үз яшеннән шактый олы күренүче, бөкерәйгән, тешләре сирәкләнгән, шуннан оялып, көлгәндә һәрчак авызын каплый, тире белән сөяктән генә торган ябык гәүдәле бер адәми зат. Әнә шул өзмәс...

    Әле кырык бише яңа гына тулган ир-егет иде ул. Дөрес, типсә-тимер өзәрдәй, дип әйтеп булмый, инде шактый таушалган, йөзен бик иртәли җыерчык басып, үз яшеннән шактый олы күренүче, бөкерәйгән, тешләре сирәкләнгән, шуннан оялып, көлгәндә һәрчак авызын каплый, тире белән сөяктән генә торган ябык гәүдәле бер адәми зат. Әнә шул өзмәс эчүе аркасында башта эштән кудылар, аннары гаиләсен җуйды, соңрак фатирының да үзенә тигән өлешеннән мәхрүм калды... Аннары чират үзенә җитте: ашказаны җәрәхәтеннән җәфа чикте, тора-бара аяклары йөрмәс булды, инде менә аның вафат булуы хәбәрен ишеттек. Әле кайчан гына гаилә дуслары булып, аралашып яшәгән кешебез әнә шулай туктаусыз эчүе аркасында әкренләп упкынга тәгәрәде һәм яшәүнең бернинди тәмен, мәгънәсен, рәхәтен тоя алмый бакыйлыкка китеп барды. 20 елга якын гомер иткән хатыны, ике кызы күмешергә дә килмәгән.

    -Ул безне ничә еллар михнәттә яшәтте, исемен дә ишетәсебез килми, - дигән сүзләрен генә җиткерделәр. Аларны берничек тә гаепләп булмый, якыннарының бәхиллеген дә ала алмый "китеп баруында" элеккеге гаилә башлыгы үзе гаепле.

    Ерактанрак башласам да, сүзем ялган аракы һәм аны эчеп әнә шулай бик иртәли гүр иясе булучылар хакында. Соңга таба беркайда да эшләмәүче әлеге танышыбызның да үзе кебек башын сәрхүшлеккә сатканнар белән бергә иң очсыз эчемлекләр, хәтта составында спирт булган көнкүрештә кулланылучы чистарту сыекчаларына кадәр эчкәнлеге билгеле булды. Соңрак өеннән ялган аракы сатып ятучы бер ханымга ияләшкән булганнар. Аның бит әле теләсә кем кулында гына түгел, кибетләрдә сатылучы аракының да күпчелеге суррогат. "Законлы" заводларның табышы кими башлагач кына бу хакта чаң сугарга керештеләр. Соңгы вакытта ялган аракы ясап сатучыларның халыктан заводлар чыгарган спиртлы эчемлекләрдән бушаган шешәләрне җыю, аннан соң аларга үзләре ясаган сыекчаны тутырып, яңа ярлыклар ябыштырып, яңа бөке белән каплап сатуы турында да хәбәрләр ишетелә. Ә эчәсе килгән кешегә аның тамгасы ни дә, коды ни - ул аларны карап та тормый. Нәтиҗәдә кешенең сәламәтлегенә зыян килеп кенә калмый, ә никадәр япь-яшь гомерләр кыела. Белгәнебезчә, ялган аракы сатучылар җинаять җаваплылыгына тартыла. РФ Җинаять кодексында "Хәвефсезлек таләпләренә җавап бирми торган товар җитештерү һәм сату" дигән аерым маддә бар.

    Җирлегебездә ялган аракы сату белән шөгыльләнүчеләр булу-булмавы белән кызыксынып, район эчке эшләр бүлегенең икътисади җинаятьләргә каршы көрәш буенча бүлек җитәкчесе Нияз Хәсәншинга мөрәҗәгать иттек.

    -Ялган аракы сату фактлары булмаса да, спиртлы эчемлекләрне сату таләпләрен бозучылар бар, - диде ул. - Әле менә узган атнада гына полиция хезмәткәрләре районыбызның Тымытык, Урсай авылларында, Җиңү бистәсендә иртәнге сәгать 10.00гә кадәр спиртлы эчемлек сату очраклары булуын ачыклады. Белгәнебезчә, спиртлы эчемлекләрне кичке 22.00 сәгатьтән иртәнге 10.00 сәгатькә кадәр сату катгый тыела. Хокук тәртибен бозучыларга зур күләмдә штрафлар билгеләнгән, алар закон нигезендә җавап тотачак.

    Менә шулай, җәмәгать, нәфесеңне тыя белмәсәң, икеләтә югалтасың. Ә инде вөҗданыңны сату, кешеләр сәламәтлегенә, хәтта гомеренә селтәнеп, гөнаһка бату турында әйтеп тә торасы юк. Иртәме, соңмы, ансына да җавап тотасы...

    Сүз уңаеннан, шушы көннәрдә генә башкаланың 3 районында оператив чаралар вакытында 50 тоннадан артык ялган аракы табып алынган.

    Лиза Нурлыева

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: