Азнакаево
  • Рус Тат
  • Сез һаман да гүзәл икәнсез...

    ... Ул көн­не бө­тен го­ме­рен ба­ла­лар тәр­би­яләүгә ба­гыш­ла­ган пе­да­гог Тәс­лия Фа­тыйх кы­зы Са­би­то­ва­ны тук­са­нын­чы ту­ган кө­не белән тәб­рикләргә килү­че һәр­кем­нең кү­ңе­лендә, һич­шик­сез, та­ныл­ган җыр­ның әле­ге юл­ла­ры яңа­р­ган­дыр. Бә­гырь кисәклә­ре - кыз-ул­ла­ры, онык-онык­чык­ла­ры, күп­сан­лы ту­ган­на­ры, га­илә дус­ла­ры; юби­ляр­ны Рос­сия, Та­тарс­тан Пре­зи­дент­ла­ры, Аз­на­кай му­ни­ци­паль ра­йо­ны баш­лы­гы исе­меннән хөрмәтләргә килгән мөхтәрәм ку­нак­лар -...

    ... Ул көн­не бө­тен го­ме­рен ба­ла­лар тәр­би­яләүгә ба­гыш­ла­ган пе­да­гог Тәс­лия Фа­тыйх кы­зы Са­би­то­ва­ны тук­са­нын­чы ту­ган кө­не белән тәб­рикләргә килү­че һәр­кем­нең кү­ңе­лендә, һич­шик­сез, та­ныл­ган җыр­ның әле­ге юл­ла­ры яңа­р­ган­дыр. Бә­гырь кисәклә­ре - кыз-ул­ла­ры, онык-онык­чык­ла­ры, күп­сан­лы ту­ган­на­ры, га­илә дус­ла­ры; юби­ляр­ны Рос­сия, Та­тарс­тан Пре­зи­дент­ла­ры, Аз­на­кай му­ни­ци­паль ра­йо­ны баш­лы­гы исе­меннән хөрмәтләргә килгән мөхтәрәм ку­нак­лар - ра­йон баш­лы­гы урын­ба­са­ры Наҗәт Нә­гый­мов, ра­йон Со­ве­ты­ның бү­лек җитәк­че­се Фәрхәт Шәй­ху­лов, мә­га­риф идарә­се на­чаль­ни­гы Га­яз Хә­ми­дул­лин, мә­га­риф хезмәткәрлә­ре проф­со­ю­зы рәи­се Рәм­зия Хәсә­но­ва белән ара­ла­шу­дан кү­ңел күтә­рен­ке­ле­ге ки­чергән бо­лай да итә­гать­ле, һәр сү­зеннән зирәк­лек, мө­гамәлә­сеннән зы­я­лык чат­кы­ла­ры бөр­кеп тор­ган Тәс­лия апа Хо­дай биргән озын го­мер ел­ла­рын гүя оны­тып тор­ды, яшь­ле­генә әйлә­неп кайт­кан­дай бул­ды.
    Ә тор­мыш юлы гел җит­ди сы­нау­лар­дан гы­на то­ра ди­яр­лек Тәс­лия Фа­тыйх кы­зы­ның. 1941 ел­ның җәендә Әлмәт ур­та мәктә­бен бик ях­шы бил­гелә­ренә генә тә­мам­ла­ган­нан соң, бер­ничә ел элек җа­вап­лы эшкә җибә­релгән әти­се га­илә­сенә - Аз­на­кай­га килә ул. Бер оеш­ма­да ста­тист, ВЛКСМ рай­ко­мын­да бү­лек мө­ди­ре бу­лып эш­ли. Шул ва­кыт­та фронт­та ал­ган яра­ла­рын дә­ва­лар­га кайт­кан шу­шы авыл еге­те, ар­ми­ягә кадәр укы­ту­чы бу­лып эшләгән Сәет Әхмә­ди­ев белән та­ны­ша. Чибәр-чая кыз­ны ыч­кын­дыр­мый фрон­то­вик. 1943 ел­ны аны Ка­ра­ма­лы җи­де­ел­лык мәктә­бенә ди­рек­тор итеп бил­ге­лиләр. Ире кай­да - Тәс­лия дә шун­да. Ике­се дә ба­ла­лар укы­та. Бер­ничә ел­дан Сәет Шпа­ков­ка­да­гы ятим ба­ла­лар йор­тын җитәк­ли. Тәс­лия ан­да баш­лан­гыч сый­ныф­лар­ны укы­та. Үзен ос­та оеш­ты­ру­чы һәм җитәк­че итеп та­ныт­кан ди­рек­тор­ны кы­ры­гын­чы ел­лар аза­гын­да ра­йон мә­га­риф бү­ле­ге мө­ди­ре итеп ку­я­лар. Төп ни­ге­зеннән ерак тү­гел генә га­илә ху­җа­сы ал­ты поч­мак­лы йорт та тө­зи баш­лый. Ин­де бә­хетлә­ре түгәрәклән­де генә дигәндә, Сәет Әхмә­ди­ев фа­җи­га­ле төстә һә­лак бу­ла. Тө­зе­леп бетмәгән өйдә, бер­сеннән-бер­се кеч­кенә дүрт ба­ла­сын ко­чак­лап, 29 яшь­лек Тәс­лия ял­гыз ка­ла... Ул-кыз­ла­рын берү­зе тәр­би­яләү, аяк­ка бас­ты­ру, юга­ры бе­лем бирү белән бер үк ва­кыт­та мәктәп эшлә­рен җи­ренә җит­ке­реп алып ба­ру­ның ни­кадәр авыр бул­га­нын үзе генә белгән­дер ул. Бү­ген бөек Ана ба­ла­ла­ры кай­гыр­ту­ын­да һәм хөрмә­тендә, Пре­зи­дент фәр­ма­ны ни­ге­зендә ра­йон җитәк­че­ле­ге биргән, бө­тен уңай­лы­лы­гы бул­ган бер бүлмә­ле фа­тир­да бар бул­га­ны­на рәхмәт әй­теп, шө­кер кы­лып яши.

    На­ил АБ­ДУЛ­ЛИН

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: