Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagram һәм «ВКонтакте» социаль челтәрләрендә республика халкын Әтиләр көне белән котлады.
ТР Президенты әтисе Нургали Миңнеханов фотосурәтләре төшерелгән слайд-шоу тәкъдим итте. «Әтиләр көне белән! Кадерле әтиләрегезне хөрмәт итегез, мәрхүмнәр булганнарга — искә алыгыз һәм алар рухына догаларыгызны укыгыз", - дип язды ул, ике социаль челтәрдә дә #ДеньОтца хэштегы белән бергә.
Бүген Россиядә беренче тапкыр гомуммилли дәрәҗәдә Әтиләр көне үткәрелә. Яңа истәлекле датаны үз Указы белән РФ Президенты Владимир Путин билгеләде.
Нет комментариев