Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Миләшкәй” ремонттан соң ишекләрен ачты (ФОТО+ВИДЕО)

Шәһәребездәге “Миләшкәй” (“Рябинка”) балалар бакчасы капиталь ремонттан соң балаларны кабаттан үзенә җыйды.

Ремонт эшләре вакытыннан алда һәм сыйфатлы башкарылып чыкты.

Бакча 1 августтан эшли башласа да, аны тантаналы ачу кичә уздырылды. Балалар, әти-әниләр катнашындагы бәйрәмгә район җитәкчеләре, депутатларыбыз килде.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев ремонт эшләрендә зур ярдәм күрсәтте. Аның эш йөртүе белән кухня өчен заманча 110 мең сумлык мич, бүлмәләргә 500 мең сумлык җиһаз алынды. Капиталь ремонт республика програмасы нигезендә башкарылды. Район җитәкчелеге тарафыннан да бик күп эшләнде. Ишегалдына 2 миллион сумлык асфальт түшәлде.

Бакчага бүгенге көндә 220 бала йөри. Әлфия Шәфигуллина җитәкчелегендәге бердәм, профессиональ коллективка 62 хезмәткәр тупланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев