Азнакаево
  • Рус Тат
  • Көнчелегең нәрсәне кушса, шуның киресен эшлә

    Көнчелек. Әлеге сүз һәркемгә таныш, әмма ни өчендер без аны башкалардан эзлибез, үзебездә күрмибез. Еш кына без: "Кешеләр бигрәк бозылды, көнчелек күбәйде", - дип зар кылырга яратабыз. Әйдәгез: көнчелек дигәч, уңга-сулга карарга ашыкмыйк әле. Гаепне читтән эзләү җиңел, үзебезгә күз салыйк, көзгегә карыйк. Берәребез авыз тутырып: миндә көнчелек юк, дип...

    Көнчелек. Әлеге сүз һәркемгә таныш, әмма ни өчендер без аны башкалардан эзлибез, үзебездә күрмибез. Еш кына без: "Кешеләр бигрәк бозылды, көнчелек күбәйде", - дип зар кылырга яратабыз. Әйдәгез: көнчелек дигәч, уңга-сулга карарга ашыкмыйк әле. Гаепне читтән эзләү җиңел, үзебезгә күз салыйк, көзгегә карыйк. Берәребез авыз тутырып: миндә көнчелек юк, дип әйтә аламы?
    Сөекле пәйгамбәребез: "Сезгә элгәре халыклардан килгән авырулар иреште: көнчелек һәм бер-береңне күралмау", - диде (Тирмизи, Әхмәт риваятьләре).
    Нәрсә ул - көнчелек?
    Әгәр кеше башкада булган бер шатлык-сөенечне күреп, аның өчен сөенәсе урында, ул кешенең ул нәрсәдән мәхрүм калуын теләсә - бу көнчелек дип атала. Әгәр Аллаһы Тәгалә күршеңә синнән күбрәк итеп бирүен күргәннән, эчеңдә ут кайнарга тотынса, йокың качса, димәк, көнчелекнең агулы угы синең дә йөрәккә кадалган. Эх, тыныч иде тормышлары, барысы да җитә иде, менә күрше яңа машина алып кайткан. Синекеннән хәллерәген. Бетте тынычлык, качты йокы...
    - Кызыктыра бит, нишлик соң? - дияр кемдер. Әлбәттә, кызыктыра. Кешедә булганны күреп, аны үзеңдә дә булдырырга тырышу начар нәрсә түгел. Гомумән, көнчелек асылда Аллаһыдан бирелгән сыйфат, ул безне һәрвакыт камилләшергә, алга таба барырга, көрәшергә этәрә. Еш кына бер кешенең уңышлары башка берәүнең канатланып, уянып китүенә сәбәп була. Шуңа күрә, исламда көнчелек икегә бүленә: ак һәм кара. Карасы аять һәм хәдисләрдә "хөсетлек" дип килә. Пәйгамбәребез: "Ике кешегә көнләшү хөсетлек саналмас: Аллаһ берәүгә байлык бирде һәм ул аны изге юлда тотты, икенче берәүгә гыйлем бирде, ул аның белән яши һәм башкаларга өйрәтә", - диде (Бохари һәм Мөслим җыентыкларында). Берәү тырышып галим булды, икенчесе аны узарга тырыша. Берәү күп итеп сәдака бирә, икенчесе аны арттыра. Әгәр бу рияга, дошманлыкка китермәсә, изгелектә ярышу хәерле эш санала. Гомәр дә Әбү Бәкернең изге эшләрен күреп аны узарга тырышкан.
    Ләкин шайтан, кешедә булган һәр сыйфатны үз ягына борып, кешене гөнаһка батырырга тырыша. Шуңа күрә, пәйгамбәребез безнең өчен хәерчелектән түгел, бер-беребезгә көнләшүебездән курыкты һәм: "Валлаһи, сезнең өчен фәкыйрьлектән түгел, бәлки дөнья үзенең байлыклары белән киңәер дип куркам. Ул сезгә кадәр яшәгән кешеләргә дә киңәйде. Дөньяны күбрәк эләктерим дип, алар узышкан кебек, сез дә узышырсыз, алар һәлак булган кебек, сез дә һәлак булырсыз, - дип куркам", - диде (Бохари һәм Мөслим риваятьләре).
    Иң борынгы авыру
    Бүгенге фән кеше тәнендә була торган күп авыруларны ачып, аларны дәвалау юлларын эзли. Ләкин фән галимнәре нишләптер көнчелек авыруы белән кызыксынмыйлар, фармацевтлар да дарулар җитештермиләр. Әлеге авырудан тулы милләтләр һәлак булганда, кешелек яман шешнең дә, инфаркт-инсультларның да, наркоманиянең дә, спидның да ни икәнен дә белми иде. Көнчелек иң борынгы авыруларның берсе булып тора. Әлеге куркыныч, йогышлы инфекция - иң элек Иблискә үтеп керде. Иблис Аллаһының Адәмгә булган ихтирамын күреп, Адәмдә үзенең көндәш-конкурентын күрде, әлбәттә, шайтанның үзендә булган дәрәҗәсен башка берәү белән бүлешәсе килмәде. Нәтиҗәдә, Иблис күкләрдән җиргә куылды. Һәр көферлекнең, һәр бозыклыкның башында ул тора. Күктә иң хөрмәтле затлар - фәрештәләр белән иде, монда иң яман мәхлуклар - сихерчеләр, фахишәләр, залимнәр белән... Аның кайтасы урыны уттыр, бөтен кешеләрне дә үзе белән утка чакыра. Кыямәттә дусларын җыеп утка китәчәк.
    Һәр авыруның сәбәбе бар, көнчелек каян килеп чыга? Көнчелекнең башы комсызларча дөньяны куудан, дөньяга мөкиббән китүдән килеп чыга. Хатынын бик яраткан ир дә, аны башка ирләргә көнләшә. Шуның кебек, дөньяга табынучы, аны бер үзенеке итәргә тырыша, башкалар белән бүлешергә теләми. Аның дөньясына кул сузган, аның дошманына әйләнә...
    Көнчелекнең хәрам эш булуына сәбәпләр шактый, әмма көнчелекнең төп гаебе адәмнәр белән түгел, Аллаһ хакы белән бәйле. Көнче кеше Аллаһының әмере белән килешми, Ул билгеләгән язмыштан риза түгел. Аллаһ Үзенең ризыкларын, Үзенең чиксез гыйлеменә, гаделлегенә нигезләнеп бүлә, берәүдән дә: сиңа күпме кирәк, дип сорамый. Әмма, көнче йөрәк Раббысының гыйлеме, чиксез хикмәте белән килешә алмый һәм: "Юк, Раббым, мин синең белән килешмим, Син дөрес эшләмәдең", - дия. Булган дәрәҗәсенә, халәтенә шөкер итәсе урында, Иблис тә Раббысы белән килешмәвен белдертте. Нәтиҗәдә, кулында булганыннан да мәхрүм калды.
    Аллаһ Тәгалә әйтә: "Без алар арасында дөнья тормышларын бүлдек. Берәүләрен икенчеләреннән өстен кылдык" ("Зухруф" сүрәсе, 32 аять).
    Аллаһ берәүгә байлыкта, икенчегә саулыкта, өченчегә бала-оныкта, дүртенчегә гыйлемдә, әхлакта, дин-иманда өстенлек бирергә мөмкин. Кемнеңдер байлыгы бар, саулыгы юк. Кемнеңдер баласы бар - өе юк, өе бар - баласы юк...
    Иң беренче кан коюның сәбәбе...
    Нәкъ көнчелек сәбәпле җир өстендә тәүге мәртәбә кан коелды. Адәмнең улы Кабилнең ихлассыз чалынган корбаны кабул булмады, бертуганы Һабилнеке кабул булды. Моны күреп Кабилнең күңелендә туганына карата көнләшү хисләре туды, дуслык дошманлыкка, мәхәббәт күралмауга әйләнде. Кабил көнчелеген тыя алмый Һабилгә корал күтәрде, җир өстенә беренче кан тамчысы төште. Нәтиҗәдә, Кабил туганын үтерде һәм үз башына дөнья-ахирәт хәсрәтен алды. Дөнья беткәнче кешелек тарихында нахакка күпме генә кан коелса да, аның гөнаһы шушы эшнең башында торган Кабилгә дә язылып бара. Кызганыч, атадан калган иске өй, машина өчен дошманлашып, сугышып ятучы туганнар бүген дә аз түгел.
    Адәм баласының тәнендәге бер авыруы башка авыруларга да сәбәп булган кебек, җан авырулары да бер-берсенә бәйле. Көнчелек авыруы кешедә башка күп кенә яман сыйфатлар тудыра. Без капчыкта ятмый, диләр, көнче кешенең эчендә булганы тышка чыга. Теле гел башкаларны яманлый, гайбәт сөйли, кеше арасын боза. Көнче кеше барысын да дошман күрә, башкалар да аны яратмыйлар, шуңа күрә көнченең дуслары булмый. Мөгавия ибн Әбү Суфьян: "Теләсә кайсы кешене ризалаштырып була, әмма көнчене ризалаштыру мөмкин түгел. Чөнки, көнче нигъмәт килүгә түгел, нигъмәт китүгә куана", - дигән. Көнче кешенең көнчелеге башкага юнәлсә дә, иң элек зарары үз башына төшә. Аллаһы Тәгалә: "Игелек кылсагыз - үзегез өчен, яманлык кылсагыз да - үзегезгә", - диде ("Исра" сүрәсе, 7 аять).
    Яман авырудан ничекләр котылырга?
    Әлеге авыруны нишләтергә? Аны хирургка барып, кистереп ташлау мөмкин түгел, химиятерапия көнчелек күзәнәкләрен үтерми. Авыру кинәт эләктереп алса, "Кетанов", "Нурофеннар" да басмый. Күршенең яңа атын күрүдән көнчелегең котырып өеңә керәсең дә: "Хатын, үләм, бир тизрәк ике сәдәп "Антизавистин"ны", - дип, су белән йотып җибәрәсең һәм тынычланып йоклыйсың... Алай гына булмый икән! Эчкә сыймаган ут, тышка бәреп чыга, һәр утны сүндереп була, әмма көнчелек утын сүндерү бигрәкләр авыр. Күп кешенең кан басымы күтәрелүенең дә, йөрәк авыруларының да нигезендә рухи авырулар тора. "Сәламәт тәндә, сәламәт җан", - диләр. Мин: "Сәламәт җанда, сәламәт тән", - дип тә өстәр идем.
    Көнчелек авыруыннан кайбер дарулар:
    Без кешегә күп карыйбыз, кеше нәрсә әйтер, нәрсә уйлар, дип кайгырабыз. Аш үткәрсәк тә, сәдака бирсәк тә: "Аллаһ кабул итәрме?" - димиләр, бәлки: "Кеше нәрсә әйтер", - дип борчылалар. Без кемгә табынабыз, кешегәме, Аллаһкамы? Әйдәгез, игътибарыбызны күбрәк Аллаһка юнәлтик әле. Шулвакыт, бәлки кешене дә, алар кулындагыны да азрак күрә башларбыз. Пәйгамбәребез: "Кызыкма дөньяга, сине Аллаһ яратыр. Кызыкма кеше кулындагысына, сине кешеләр яратыр", - диде.
    Дөнья байлыгы көнләшүгә лаек түгел. Ибн Сирин шундый хикмәтле сүзләр әйткән: "Берәүгә дә дөнья эшендә көнләшкәнем булмады. Әгәр ул җәннәт әһеле булса, аның дөньясы өчен ничек көнләшергә, дөнья бит җәннәт каршында юк нәрсә. Әгәр ут әһеле булып чыкса, аның утка китәсен белеп, ничек дөньясын күреп көнләшим инде?" ("Ихья гулүмүддин" китабыннан).
    Өч көнлек дөньяга алданып, адәмнәр үзләренең дуслары белән аерылышалар, туганнарыннан ваз кичәләр, балалар әти-әниләрен рәнҗетәләр. Дөньяның да куанычын күрмиләр, ахирәттә дә үзләрен күпме газапларга дучар итәләр. Бервакыт, пәйгамбәребез базарда үле кәҗә гәүдәсен күрә һәм: "Бу кәҗәне кем сатып ала?" - дип әйтә. Сәхабәләр: "Бу үлгән кәҗә кемгә кирәк соң?" - диләр. Пәйгамбәребез: "Аллаһ каршында әлеге дөньяның шушы үле кәҗә гәүдәсе кадәр дә бәясе юк", - дип әйтә. Дөньябыз кесәбездә, Раббыбыз йөрәгебездә булсын. Кызганыч, бүген күпләрнең кесәләре буш булса да, дөньялары күңел түрендә утыра.
    Шайтан безгә кешенекен күрсәтергә тотынса, үзеңдә булганга карарга кирәк. Кеше кулындагысын күреп көенгәнче, үз кулыңдагысын күреп сөенсен. Гадәттә, кеше хатасын күзәткән, үзенекен күрми, кеше малын күзләп йөргән, үзендә булган күпме нигъмәттән сукыр йөри.
    Борынгылар: "Әгәр берәү сине дөньяда узса, аны ахирәттә узырга тырыш", - дигәннәр. Кайвакыт, сәфәр йөргәндә берәр искерәк машина чыжлап узып китә дә, егет күңеле бераз сыкранып куя. Шунда әлеге алтын сүзләр искә төшә дә, үземне: "Ярар, узса, ә ул юл догасын укып чыккан микән, ә мин укыдым", - дип шатланып куям. Өч көнлек дөньяда узучыларның барысын да кире узарга тотынсаң, ерак китә алмассың. Аларны ахирәт эшендә узырга тырышыйк. Аллаһы Тәгалә: "Сездә булган бетәчәк, Аллаһыда булган мәңгелек", - диде (Нәхел сүрәсе, 96). Дөньяда булган барысы да китә, ахирәт байлыгы мәңге кала.
    Баланы кечкенәдән кешеләрне яратырга, аларга яхшылык теләргә, алар өчен сөенә белүне өйрәтергә, әлеге тәрбияне күңелләренә сеңдерергә кирәк. Олыгаеп картайгач, кешенең төс-кыяфәтен үзгәртергә мөмкин, бабайның башына түбәтәй кидертергә, әбигә яулык бәйләтергә, әмма эчке халәтне үзгәртү бик кыен. Кечкенәдән сеңгән, барыбер кала. "Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан дөнья халкы үзгәртә алмас", - дигән Риза хәзрәтләре.
    Билгеле булганча, кешедә булган нигъмәтне күргәч, шундук шайтан үз эшен кылырга тотына, әмма Аллаһыны искә алсаң, ул тукталып кала. Шуңа күрә, бер нәрсә белән соклансаң, "мәшә Аллаһ", "Бәрәкаллаһ" дип Аллаһны искә алырга гадәтләнергә кирәк. Шулвакыт, көнчелек вәсвәсәсеннән саклану җиңелрәк булыр, көнченең күзе дә тимәс. Чөнки, күз тиюнең нигезендә дә көнчелек ята. Пәйгамбәребез: "Көнче кешенең күзе тиюдән Аллаһ сиңа шифа бирсен", - дип дога кыла торган булган.
    Берәүнең шатлыгын күрүдән, көнчелегең уянып китсә, аның өчен бәхет-куанычлар теләп, изге дога кылып куй. Шулвакыт, эчеңнән чыккан яман уйларың, изгелек белән алышыныр. Гомумән, кешеләр өчен яхшы догалар кыла белү, үзеңә дә, аларга да файда бирә, көнчелектән дә дару булып тора.
    Көнчелек кешегә нәрсә кушса, шуның киресен эшләргә кирәк. Ул "Кайгыр", - дисә, шатлан. "Сөен", - дисә, көен. "Тәкәбберлән", - дисә, түбәнчел бул. "Хурла", - дисә, макта. "Дошманлаш", - дисә, - дуслаш. "Бирмә", - дисә, бир. Көнчелек кушканның киресен эшләп барсаң, уңышка ирешәсең.
    Дәва табибтан, шифа бер Аллаһыдан. Сәбәпләрен кылыйк, нәтиҗәсен Аллаһыдан сорыйк. Хөсетлек афәтеннән котылуны Аллаһыдан дога кылып сорыйк. Аллаһының "әшШәфи" дигән исеме бар, Ул Шифаландыручы, авыру йөрәкләребезне пакьләсә иде.
    Газиз кардәшләрем, үзебезгә дә, башкаларга да килә торган шатлык-куанычлар өчен сөенеп яшик. Бер-беребезгә көнләшмик, явызлык теләмик. Дус яшик, дошманлашмыйк. Иблис, Кабил кебекләрнең олуг хатасын кабатлап, үзебезне дөньяда хәсрәтле, ахирәттә газаплы итмик.
    Раббым, безгә бер-беребез өчен сөенеп, бәрәкәт теләп, изге догалар кылышып, туганнар булып яшәргә насыйп итсен.
    Йосыф хәзрәт Дәүләтшин

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: