Азнакаево
  • Рус Тат
  • Хәбәрчеләр - "Маяк"ның төп көче

    Без иртәнге 8 гә эшкә килгәндә редакциянең хатлар бүлеге ишек төбендә хәбәрчеләр көтеп торыр иде инде. Без дигәнем, ул - редакциянең хатлар бүлеге мөдире Надия Шәйхетдинова һәм корреспондент - мин булам. Без икебез дә бер чорда 1985 нче еллардан "Маяк" газетасында эшли башладык. Бу язмам да шул чорларда бергә-бергә газетабызның...

    Без иртәнге 8 гә эшкә килгәндә редакциянең хатлар бүлеге ишек төбендә хәбәрчеләр көтеп торыр иде инде. Без дигәнем, ул - редакциянең хатлар бүлеге мөдире Надия Шәйхетдинова һәм корреспондент - мин булам. Без икебез дә бер чорда 1985 нче еллардан "Маяк" газетасында эшли башладык. Бу язмам да шул чорларда бергә-бергә газетабызның эчтәлеген баетуда үзләреннән аеруча зур өлеш керткән хәбәрчеләребез турында булыр. Ә ишек төбендә көтүчеләр исә Туйкә авылыннан велосипед белән җилдергән сугыш ветераны Мөдәрис ага Усманов булырга мөмкин. Ак кәгазь битенә энҗе бөртекләре кебек тезелгән почерк белән фронт язмаларын алып килер ул. Аның язмаларын "сөннәтләмичә", өтере, ноктасына да кагылмыйча шул килеш бастырып чыгарырга мөмкин. Шәһәрлеләрне "кызартып" иртә таңнан ук ерак араларны якын итеп Камышлы авылыннан Мәхтүмә апа Әхмәтова, Урсайдан тарихчы хәбәрчебез Роберт Зарипов та килеп җитәргә мөмкин. Әнә авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире Әсгать Сәгытдинов бүлмәсеннән авыл темасына язучы Тәкыя апа Шәрипова да чыгып килә. Бер заман коридорда нәкъ солдатларча айтвайт атлаган аяк тавышлары ишетелә. Шаҗәр абый Габделхаков инде бу, тагын кем булсын? Озаклап утырмый тагын үзе, нәкъ солдатларча кыска, төгәл язмасын бирә дә, чыгу юлына таба борыла. Беләбез инде, Әсгать белән Нәфис янына керми китмәячәк, кесәсендә әбизәтелне күчтәнәче дә бар инде аның. Анысы да монысы, язасы, эшкәртәсе (дөресрәге печәсен печеп, ямыйсын ямап) әйберләр күп, барасы җир дә бар. Мин җан-фәрман эшкә тотынам. Мәхтүмә апа белән Надия әллә кайчангы танышлар кебек сөйләшәләр әнә. Беләм инде Надиянең дә эше күп. Әмма чатнама суыкта кайдан кая килгән кешене чәй эчермичә ничек чыгарып җибәрәсең ди. Мәхтүмә апабызның чәйгә күчтәнәче дә бар. Мин утырам әле шулай язып. Бер колак әкрен генә "тегеләрне" тыңлый инде. Бер заман Надиябез шаркылдап көлә башлады. Каләмне тәгәрәтеп кенә җибәрәм дә, мин дә күңелле әңгәмәгә кушылам. Ишектән елмаеп строкомерын, полосага саласы мәкаләсен тотып җаваплы сәркатип Расиха килеп керә. Әкрен генә йомры-түгәрәк сүзләр әйтеп җибәрә белә инде ул. Аннан нидер исенә төшкәндәй ашыгып чыгып китә. Барыбер кире керә әле ул, чөнки кайчан кара- ма материалын бездә онытып калдыра. Әңгәмә нигә шулкадәр кыза икән дисәм, "Маяк"ның элек-электән аерылгысыз актив хәбәрчесе, безнең якын дустыбыз Нәфис Әхмәт тә килеп кергән икән бит. Әңгәмәбез әллә нинди фәлсәфи темаларга кереп китә монда. Хатлар бүлегендәге шау-шуга башка журналистлар: Нәсимә апа, Резеда, Лиза керә. Э...х...х...х, рәхәт чаклар. Ул арада чәй дә кайнап чыга. Шаулый, гөрли хатлар бүлеге. Шуңа да хатлар бүлеге бит инде ул. Монда беркайчан да ишекләр ябылмый, телефон тынмый, ә хәбәрчеләре иң якын дус, киңәшчегә әйләнеп бетә. Гел чәй эчеп, әңгәмә куертып кына ятканнар икән болар дип уйлый күрмәгез тагын. Җитешәбез без. Күңелең күтәренке булса, тизрәк тә, яхшырак та эшлисең бит аны. Ә хәбәрчеләребез безгә язарга "җим" дә, стимул, дәрт тә өстәп чыгып китә. Җитешмәгәне өйгә кайта тагын. Хәбәрчеләребезнең һәммәсенең дә исемнәрен атап та бетереп булмастыр. Үземә андый максат та куймадым. Аннан соң аларның бөтенесе дә хатлар бүлегенә түгел, үз журналистлары янына керә. Мәсәлән, мәктәп, спорт, тәрбия темасына язучы Рузилә Зарипова, Әнисә Абдуллина, Сәйдә Миргасимова, Сәлимә Газизова, Лариса Хуҗина, Флера Миндубаева, Зәйтүнә Атнагулова, Евдокия Калинина, Җәвәһирә Латыйпова, Нәкыя Халикова, Алмас Исхаков, Рәфис Миңнеханов, Радик һәм Фәрит Фәрхетдиновлар, Илһам Сәлифов, Фәварис Ильясов, Руслан Гәрәев һәм башка хәбәрчеләребез күпчелек Нәсимә Камалиева янына керсәләр, Гайсә Фатихов, Нил Төхбәтуллин, Рәфкать Кәлимуллин, Альберт Фәхразов, Фоат Гаделшин, Мөгамбәр Галиев, Зинфира Гафиятуллина - Әсгать Сәгытдиновныкылар. Хәтерлим: эшкә урнашуның беренче көннәреннән үк миңа Рәфыйкъ Биккеновның язмаларын тоттырдылар. Вәт язып та куя иде ул. Көн саен бер язма. Әхлак темасына ул кадәр эчтәлекне каян уйлап бетергәндер. Алай дисәң, аларның күпчелеге тормыштан алынган булыр иде. Мәгъсүмә апа Гәрәева да әхлак темасына тетрәндерерлек, уйланырлык итеп яза. Сәрия апа Вилданова, Актүбәдән Җинан Гарифуллина, Дилә Гомәрова, Тархан авылыннан килүче Гафифә Гаффарова, Илмира Сәлахова, Гөлсирин Гобәйдуллина, Фәүзия Төхбәтуллиналарның шигырьләре белән бергә матур гына, эчтәлекле язмалары килеп торды. Каләмен нәкъ менә "Маяк"та чарлый башлаган Ирек Бәдретдинов та сирәк булса да кергәләп, саллы мәкаләләрен калдырып китә. Кызларны эчләре катканчы бер көлдерми чыгып китми. Аннан шигырьләрен укып, янә тыела алмый көләбез. Сүз остасы әнә шулай көлдерә белергә дә тиештер ул. Әле безгә якташ язучыларыбыз Марсель Галиев, Нур Әхмәдиев, Илдус Гыйләҗев, Фәйрүзә Исмәгыйлева, Илдус Гобәйдуллин, Сәлах Шәриповларның әдәби әсәрләре һәм язмалары килеп ирешә. Шәхсән мин үзем озак еллар хокук саклау органнары белән тыгыз элемтәдә эшләдем. Прокуратураны бермәл Надия алып барды. Хәтерлим район прокуроры Фәрһад Зиннәтуллин олы башын кече итеп, материалларын хатлар бүлегенә үзе алып килер иде. Ашыкмый, киемнәрен шкафка элеп куя, ягымлы, итәгатьле итеп сөйләшә. Аның урынбасары Екатерина Мартынюк бик грамоталы ханым. Аның хокук һәм тәрбия темасына язылган мәкаләләре газетабызны бизәп килде. Озак еллар шәһәр прокуроры булып эшләгән Фәнис Сәлимов "прокуратура, хокук саклау" телен гадиләштереп, безнеңчә әйтсәк, "укыла торган" мәкаләләр язып, даими рәвештә укучыларыбызны таныштырып торды. Аның урынбасары Равил Усманов, эчке эшләр бүлегеннән Миләүшә Фәрхетдинова, Альмира Сәгъдәтуллина, Илдар Исхаков, Руфат Гайнетдинов, Идрис ага Кәримов, Нурулла ага Гобәйдуллин, Гариф ага Кәримов, Сарыйм Авзалов һәм башка бик күп хәбәрчеләребез укучыларыбызны эчтәлекле язмалары белән хокук саклау өлкәсендәге яңалыклар, вакыйгалар һәм истәлекләр белән таныштырып килделәр. Ветераннарыбыз әхлак темасына да яздылар. Янгын сүндерүчеләргә килгәндә, мәрхүм Җәмил абый Мөхитовны искә алмасак, гөнаһ булыр. Кайда нинди янгын булуы, аны булдырмау буенча ниләр эшләргә кирәклеге турында бик төгәл язмаларын көннекен көнгә китереп торды. "Ишекне өреп кенә ачкандай, янгын сүндерү частеннан Әлфинур Галиева килеп керә: "Уф, кызлар, янгын-мазар чыккалаганчы, дип тиз генә язган материалымны биреп чыгыйм әле, эш беткәнче түзеп булмый..." дип яза хәбәрчеләр турындагы бер мәкаләсендә Надия Шәйхетдинова. Әлфинурыбыз "Маяк"ка тугры булып калды, бүгенге көндә дә төрле темаларга язылган мәкаләләре белән сөендереп тора. Бүген исә янгын темасына 24 нче частьтан Александр Никулин, 87 нче частьтан Равил Хөсәеновлар яза. Яза торам, искә төшә тора, диярсең. Бик күп инде алар безнең хәбәрчеләребез. Сугыш ветераны Рәшит абый Измайловны, шулай ук ветеран, күп кенә китапларын да чыгарырга өлгергән Әнәс ага Баязитов, Азнакайдан электән үк язучы Фәрит Гомәров, Дамира апа Усманова, Зөләйха апа Асылова, Актүбәдән Ләйлә Кәрамова, Әсәйдән Гүзәл Аитованы онытып торам икән.

    Бүгенге көндә исә югарыда телгә алганнардан кала Тәкъсимә Гарипова, Нәфисә Шәфыйкова, Хәким Гыйләҗев, Нина Хвалеева, Лена Гыймаева, Дилә Шәрипова, Гөлфия Мостафина, Сөмбел Мостафина, Васил Бикташев, Роза Шәфыйгуллина, Розалия Хәсәншина, Раушания һәм аның кызы Лилия Идрисовалар, Луиза Морадымова, Эльза Вәлиева, Ниһат Мозаффаров, Альбина Темирбулатова, Динар Чуркин, Марат Фәттахов, Рәфыйга апа Сәгъдәтуллина һәм башка бик күп хәбәрчеләребез газетабызны матур мәкаләләре белән баетып торалар. И...и...и...и, узган гомерләр. Якташыбыз Зәйнәп Фәрхетдинова җырлаганча: "Кемнәр исән, кемнәр юк" диярсең. Соңгы көннәрендә язмаларын почта аша җибәрүгә күчкән Мөдәрис ага да, Роберт Зарипов, Тәкыя Шәрипова, Рәфыйкъ Биккенов, Рәшит Измайлов... һәм башка хәбәрчеләребез бакыйлыкка күчкәннәр. Акка кара белән язылган "Маяк" елъязмасындагы язмалары белән, укучылар күңелендә мәңге исән алар. Газета эше гаять җаваплы хезмәт. Материаллар әзерләгәндә журналистлар көченә әнә шулай хәбәрчеләребезнең дә хезмәте өстәлә. Киләчәктә дә кулга-кул тотынышып, бергәләп эшләргә язсын!
    Нәсимә ФАЗЛЫЕВА,
    Татарстан Республикасының Атказанган матбугат
    һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: