Азнакаево
  • Рус Тат
  • Халык контроле: азнакайлылар чүпне өйдән чыгармый

    Сүз дә юк, власть башындагылар белән халык арасында аралашу, аңлашу булганда ике якка да отышлы. Беренчедән, үпкә-канәгатьсезлеккә урын калмый, икенчедән, гозерләр үтәлеше шул ук тормыш-көнкүрештә дә уңай чагылышын таба, "чүп" тә "өйдән" чыкмый, урында, вакытында тәртип салына. Әлбәттә, бу ике як элемтәсе, нигездә, район җитәкчелегенә юлланган мөрәҗәгатьләр, алар белән очрашулар...

    Сүз дә юк, власть башындагылар белән халык арасында аралашу, аңлашу булганда ике якка да отышлы. Беренчедән, үпкә-канәгатьсезлеккә урын калмый, икенчедән, гозерләр үтәлеше шул ук тормыш-көнкүрештә дә уңай чагылышын таба, "чүп" тә "өйдән" чыкмый, урында, вакытында тәртип салына.

    Әлбәттә, бу ике як элемтәсе, нигездә, район җитәкчелегенә юлланган мөрәҗәгатьләр, алар белән очрашулар аша урнаша. Шуларның беренчеләре - район Советы, район башкарма комитеты адресына килгән мөрәҗәгатьләрне теркәү, карауга кую, тәртипкә салу, үтәлешен җиткерү, кыскасы, аларны рәсмиләштерү белән шөгыльләнүче Азнакай муниципаль район Советының гомуми бүлек җитәкчесе Гүзәл Миргалиевага, власть һәм халык арасындагы менә шушы элемтә белән кызыксынып, берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.


    -Гүзәл Өлфәтовна, узган ел шундый ничә хат керде, алар елдан-ел артугамы, әллә кими барамы? Адресатлар арасында күмәкләшеп язганнары да бармы?


    -2013 ел дәвамында гражданнардан барлыгы 1360 мөрәҗәгать керде, бу 2012 ел белән чагыштырганда 6 процентка күбрәк. Шулардан район Советы адресына кергән 1148 гозернең 569ы - язмача, район башлыгының кабул итүендә ирештерелгәне - 579, башкарма комитетка юлланганнары - 120 һәм 92. Күмәк язылган хатлар 11 процентны тәшкил итә. Аларга 1656 граждан кул куйган.


    -Хәзер бит сүз иреге, хәбәрдарлык, гозереңне матбугат чаралары аша җиткерергә дә, туп-туры "өскәрәк" тә юлларга була, интернет челтәре колач алды...


    -Россия һәм Татарстан Президентлары Аппаратыннан, Татарстан Министрлар Кабинетыннан, Дәүләт Советы, федераль закончалык һәм башкарма власть органнары, массакүләм мәгълүмат чаралары аша 124 мөрәҗәгать керде.
    Шунсын ассызыкларга кирәк, алар алдагы ел белән чагыштырганда 32 процентка кимрәк. Азнакай муниципаль районының рәсми сайты аша 107 граждан гозерен җиткергән. Интернет-кабул итүнең уңайлы да, тиз дә икәнен халык инде белеп өлгерде: сайттан сорау-фикерләрен җиткерүчеләр 2013 елда 53 процентка артты.


    -Иң активлар дип кайларда яшәүчеләрне әйтер идегез?


    -Азнакай халкы бик актив, мөрәҗәгать итүчеләрнең 67 проценты шәһәрдә яшәүчеләргә туры килә. Авыллардан 314 хат алынды (23 процент). Бигрәк тә Тымытык, Әгерҗе, Вахитов, Сәпәй, Карамалы, Чалпы, Әсәй, Туйкә, Кәкре Елга авыл җирлекләреннән гозерләр күп килә. Республиканың башка төбәкләрендә яшәүчеләрдән 47 мөрәҗәгать алынды.


    Ә инде адресатларга килгәндә, аларның 46 проценты пенсия яшендәгеләр, калганнарының күпчелеге бюджет өлкәсендә эшләүчеләр, шәхси эшмәкәрләр.


    -Шулай да, безнең халыкны күбрәк ни борчый?


    -Социаль яклау һәм социаль тәэмин ителеш мәсьәләләре. Алар 2012 елдагылар белән чагыштырганда 51 процентка арткан. Аз керемле, тулы булмаган, күп балалы гаиләләр матди ярдәм сорый. Инвалид балалар тәрбияләүче райондашларыбыз аларны дәвалау, кыйммәтле дарулар алу, транспорт чыгымнарын каплауда булышуга өметләнә. Коммуналь хезмәтләргә әҗәтләрне, коммерцияле банкларга кредитлар, янгында, башка афәтләрдә зыян күргән йортларын ремонтлауда ярдәмгә мохтажлык белдерүчеләр бар.


    Яшь һәм күп балалы гаиләләр, бюджет өлкәсендә эшләүчеләр, инвалидлар, ятимнәрнең төп проблемасы торак алу, яшәү шартларын яхшырту белән бәйле. Соципотека буенча торак алуга бәйле гозерләр дә бар. Актүбәлеләрнең сораулары тузган һәм авария хәлендәге торактан күчерүгә кагылышлы.


    Шәһәрдә һәм бистәдә яшәүчеләр йорт яннары ишегалларын төзекләндерү, корыган агачларны кисү, юлларны ремонтлау мәсьәләләрен күтәрә.


    Торак-коммуналь хезмәтләргә карата шикаятьләрнең кимүе күзәтелә. Күмәк язылган хатларда нигездә күпфатирлы йортларга капиталь ремонт үткәрүдә ярдәм сорала.


    Авылда яшәүчеләр фермерлык хуҗалыклары төзү, аларны үстерүдә, техника, җирләр, фермалар төзү өчен кредитлар алуда район җитәкчелегенең булышлык күрсәтүенә өмет тота. Шундый үтенечләр саны 62 булды.


    -Мөрәҗәгатьләр гел гозер, шикаятьләрдән генә торамы?


    -Юк, әлбәттә. Халыктан район башлыгы исеменә конкрет проблемаларның тиз һәм канәгатьләнерлек хәл ителүенә рәхмәтләр әйтеп язылган хатлар шактый килә. Аларны җитәкчеләрнең үзләренә килеп әйтүчеләр дә күп.


    -Сорау-гозерләрнең барсын да уңай хәл итеп бетерү мөмкин түгелдер, арада ниндиләре генә булмыйдыр?!..


    - Барлык (1360) мөрәҗәгатьләрнең 886сы буенча уңай карарлар кабул ителгән, 551е урынга барып тикшерелгән, тиешле чаралар күрелгән. Йөзе - кире кагылган.


    Гражданнардан кергән сорау-гозерләр белән эшләү район Советының, башкарма комитетның төп бурычы булып кала. Район җитәкчелеге бездән шуны таләп итеп, иң беренче чиратта халык мәнфәгатен алга куя. Мөрәҗәгатьләрне карауның срогын, сыйфатын, алар буенча кабул ителгән карарларның вакытында үтәлеше катгый контроль астында.



    Лиза Нурлыева

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: