Азнакаево
  • Рус Тат
  • “Чалпы” авыл хуҗалыгы җәмгыяте әҗәтләрдән банкротлыкка чыгып кына котыла алмаячак

    Әлеге авыл җирлеге районда иң зур биләмәләрнең берсе. Бүгенге көндә ул дүрт торак пунктын (Чалпы, Ирекле, Камышлы, Баланлы Бүләк) берләштерә. Районга Социалистик Хезмәт Герое, бик күп танылган хезмәт алдынгылары, Бөек Ватан, әфган, чечен сугышларында батырлыклар күрсәткән лачын егетләр, күпсанлы мәшһүр шәхесләр биргән төбәк бу. Бүгенге көне нинди соң аның? Чалпылыларның...

    Әлеге авыл җирлеге районда иң зур биләмәләрнең берсе. Бүгенге көндә ул дүрт торак пунктын (Чалпы, Ирекле, Камышлы, Баланлы Бүләк) берләштерә. Районга Социалистик Хезмәт Герое, бик күп танылган хезмәт алдынгылары, Бөек Ватан, әфган, чечен сугышларында батырлыклар күрсәткән лачын егетләр, күпсанлы мәшһүр шәхесләр биргән төбәк бу. Бүгенге көне нинди соң аның? Чалпылыларның тормыш хәлләре ничек, нәрсәләр борчый аларны, киләчәккә нинди өметләр белән яшиләр? Авыл биләмәсе эшчәнлегенә багышланган хисап җыелышында боларның барсы хакында да ачыктан-ачык сөйләшү барды.

    Заманында безнең "Коммунизмга" колхозы районда иң алдынгы хуҗалыкларның берсе иде, - дип истәлекләрен уртаклашып алды гомерен шушы җирлектә иген үстерүгә багышлаган Хезмәт Герое, бүгенге көндә дә тынгы белмәс (биләмәнең ветераннар советы рәисе, олыгаеп килсә дә, яшьләрнең әле дә остазы,төпле киңәшчесе) Фәхразый ага Кәримов. - Бар иде ашлыкның амбарлар тулып, ындыр табагына сыеша алмый яткан чаклары. Халык та хисап җыелышларына агылып килер, залда алма төшәр урын булмас иде...


    Аның белән мәдәният йорты янында очраштык. Чыннан да, халык бик сирәк күренә. Башка хуҗалыкларда фойеда урнашкан районның халыкка хезмәт күрсәтү өлкәләре белгечләрен, җитәкчеләрен сырып алалар, җавап биреп кенә өлгер, ә монда әллә сораулары юк, әллә читенсенәләр... Алай дисәң, чалпылылар гомер-гомергә актив халык булды. Тырышлык та бар үзләрендә. Җыелышта алдынгылар хәтсез бүләкләнде.


    Биләмә башлыгы Илшат Ибраһимов хисап чыгышын борчулы мәсьәлә - җирлектә демографик хәлнең начарлана баруыннан башлады. Узган ел нибары биш бала туган. 21 кеше бакыйлыкка күчкән. Авылның киләчәге алар кулында булачак үсеп килүче буын вәкилләре - 7-17 яшьлекләр 141, алты яшькә кадәргеләр нибары 78. Авылда яшьләр аз кала. Югыйсә, алар өчен төрле федераль, республика программалары да эшләнгән, район күләмендә дә ярдәм зур. Чалпының Яңа урамында алар өчен җир биләмәләре дә билгеләнгән.


    Җирлектә халыкка мәдәният, социаль, медицина, элемтә, сәүдә, көнкүрештәге башка күптөрле хезмәтләр күрсәтүдә, мәгариф өлкәсендә бөтен уңайлык-шартлар тудырылган. Хисап докладында да, җыелышта чыгыш ясаган Чалпы гомумбелем бирү мәктәбе директоры Фаяз Авзалов, амбулатория мөдире Фатыйма Закирова, Ирекле авылы клуб мөдире Зөлфия Сабурова (мәдәни учакта ремонт барганда да авыл үзешчәннәре район бәйгесенә өйләрдә әзерләнеп, җиңү яулыйлар һәм 100 мең сумлык сертификатка ия булалар) коллективларның уңышлары белән беррәттән, әле хәл итәсе проблемаларны да күтәрделәр. Аларны дикъкать белән тыңлаган район башлыгы Марсель Шәйдуллин "кул җитмәгән" мәсьәләләрне тиз эләктереп алды. Әйтик, мәктәпкә 14 миллион сумлык ремонт үткәрелсә дә, җылылык җитәрлек түгел.

    Авыл халкының 100 процент медицина тикшерүе, диспансерлаштыру үтүенә ирешергә кирәк. Амбулаториягә ремонт сорала. Тернәкләндерү үзәгендә сихәтлекне ныгыту мөмкинлеге иң беренче чиратта шушы җирлектә яшәүчеләргә бирелергә тиеш. Зур чыгымнар соралган Чалпы мәдәният йортына ремонт ясауда төрле юллар эзләнәчәк. Яшь буынга спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру (хоккей корты, футбол мәйданчыгы ясау) зарур. Вак таш чыгу урынын законлаштырып, юлларны рәтлисе бар. Боларны ул игътибар үзәгендә булырга, һичшиксез ирешелергә тиешле бурычлар буларак ассызыклады.


    Чалпы халкы район Советына депутат итеп шушы җирлектә туып-үскән, аның кешеләрен дә, проблемаларын да яхшы белгән һәм иң мөһиме - аларны хәл итүдә турыдан-туры матди өлешен дә керткән Миргазиян Динмөхәммәтовны сайлап бик откан, әлбәттә. Аның ярдәмендә ирешелгәннәр байтак. Әлеге җыелышта ул быел Камышлыда су мәсьәләсенең дә хәл ителәчәгенә ышандырды.
    Әйтергә кирәк, җыелыш "кызу" барды. Район-шәһәр прокуроры Илшат Нәҗмиевнең чыгышы шактый кискен яңгырады. Ул "Чалпы" авыл хуҗалыгы җәмгыятендә хезмәт хакы, салым түләү буенча тикшерү үткәрелеп, анда байтак суммада әҗәтләр, түләнмәгән взнослар җыелуы ачыклануын белдерде. Алардан банкротлыкка чыгып кына котылып булмаячагын, закон нигезендә җавап тотарга туры киләчәген дә искәртте.


    Хуҗалыкның бүгенге хәле шәптән түгел. "Чалпы" кооперативы районда иң аз уңыш алучы, кышлату чорында иң аз күләмдә сөт җитештерүчеләрнең берсе. Хезмәткәрләргә дүрт ай акча түләнмәгән. Пай җирләрен арендалау килешүе шулай ук үтәлми, ягъни халык әле дә булса аның өчен ашлык алмаган. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин мәсьәләне кабыргасы белән куйды: милек хуҗасы - халык һәм иң беренче чиратта халык мәнфәгате кайгыртылырга тиеш!


    -Безнең тарафтан ярдәм күрсәтелеп килә. Техника алуда да булышабыз, ашлама, ягулык кайтаруда да. Сөтүткәргеч белән дә тәэмин иттек, - диде ул. - Ә ни өчен соң хуҗалыкта алга китеш юк?


    Район башлыгы җирлектәге элеккеге "Коммунизмга" колхозының Сәгадәт Аппаков рәислек иткәндә районда иң алдынгы хуҗалык саналуын әйтеп, бу данны кире кайтару бурычын куйды. Кыскасы, "Чалпы" кооперативының бүгенге җитәкчесенә уйланырлык урын бар. Дөрес нәтиҗә ясалып, килеп туган хәлдән чыгу юллары эзләнер, дип өметләнергә генә кала. Ә бит җирлектә эшче кулларга да кытлык юк төсле. Авыл биләмәсе башлыгының чыгышында: "Халыкның 52 проценты хезмәткә яраклы кешеләр", - дигән сүзләр истә калган.


    Илгиз Сабуров үзенә карата тәнкыйтьне кабул итте, нигездә алар белән килеште кебек. Ул район җитәкчеләре, авыл халкы алдында якын арада хезмәт хакын түләп бетерергә, пай җирләре өчен исәп-хисап ясарга вәгъдә бирде. Шәт, сүзендә торыр, дип ышаныйк. Вәгъдә - иман, диләрме әле?..

    Лиза Нурлыева

    Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: