Азнакаево
  • Рус Тат
  • Бистә башлыгының куанычлы мәшәкатьләре

    Шәһәр тибындагы Актүбә эшчеләр бистәсе вәкаләтле органы башлыгы Роза Галиева белән әңгәмәбез бистәнең бүгенге яшәеше турында барыр. - Роза Алмасовна, Актүбәнең районда тоткан социаль-икътисади урыны нинди? - Бездә халык тырыш, бердәм. Үзенең яңадан-яңа үзенчәлекле идеяләре, тәкъдим-фикерләре белән безгә - җитәкчелеккә, аз гына да бушанырга ирек бирми. "Азнакайнефть" идарәсенә караган алты...

    Шәһәр тибындагы Актүбә эшчеләр бистәсе вәкаләтле органы башлыгы Роза Галиева белән әңгәмәбез бистәнең бүгенге яшәеше турында барыр.
    - Роза Алмасовна, Актүбәнең районда тоткан социаль-икътисади урыны нинди?
    - Бездә халык тырыш, бердәм. Үзенең яңадан-яңа үзенчәлекле идеяләре, тәкъдим-фикерләре белән безгә - җитәкчелеккә, аз гына да бушанырга ирек бирми. "Азнакайнефть" идарәсенә караган алты подразделениенең, районда бердән-бер төзү-монтаж идарәсенең бистә биләмәсендә эшчәнлек итүе дә Актүбәнең социаль, икътисади һәм мәдәни үсешенә зур йогынты ясый.
    Муниципаль район җитәкчелеге һәм нефтьчеләр ярдәменнән башка бистәнең бүгенгедәй алга китешен күз алдына китерүе дә кыен булыр иде. Беренчедән, бездәге барлык эре социаль объектларның яшәешен һәм эшчәнлеген нефтьчеләр тәэмин итә. Алар арасында даны Россия күләмендә танылган атлы спорт мәктәбе, балалар һәм өлкәннәр бик яратып шөгыльләнә торган спорт комплексы, йөзү бассейны булган балаларны сәламәтләндерү үзәге эшли. Дәвалау төркемнәренә кечкенәләр белән бергә өлкәннәр дә бик теләп йөри. Шунда ук дөнья чемпионы Җәмил Шакиров җитәкчелегендәге гер спорты түгәрәге бар. Анда чыныгу алган егетләр Россия чемпионатларында җиңү яулыйлар, районны данлыйлар. Икенчедән, нефтьчеләр ярдәмендә спортның күп кенә төрләре популярлык казанды. Төрле ярышлар, чаралар уздыру үзәге булган стадионны карау-тотуда, Мәдәният йорты бинасын яңартуда, аны җиһазлауда, үзешчәннәргә сәхнә киемнәре алуда шефларыбызның ярдәме зур.
    Бистәдә республикакүләм әһәмияткә ия булган өлкәннәр һәм инвалидлар интернаты, психоневрология диспансеры, ветераннарны тернәкләндерү үзәге эшли.
    Социаль-мәдәни хезмәтләр турында сүз чыккач, бистәдә 3 урта мәктәп, коррекция интернат-мәктәбе, балалар-сәнгать мәктәбе, депутатыбыз Илсөяр Сәлахова җитәкчелегендәге "Актүбә уенчыгы" остаханәсе (анда аз керемле гаилә вәкилләре һәм инвалидлар өчен 10 эш урыны булдырылды), 3 даруханә, "Сбербанк" бүлеге филиалы, "Ак Барс", "Девон Кредит" банкы кассалары, элемтә һәм телевидениенең заманча төрләре, сәүдә, көнкүреш, медицина хезмәте күрсәтү объектлары булуын, урта һәм кече бизнесны үстерүгә бөтен шартлар тудырылуын да искәртеп үтү кирәктер. Аларның эшчәнлеге Актүбә халкының тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту һәм, билгеле инде, районыбызның яшәеш дәрәҗәсен алга таба үстерүгә юнәлдерелгән.
    - Вәкаләтле орган башлыгы булып эшләвегезгә шушы арада 2 ел тула. Әлеге вакыт эчендә беренче зур җиңүегез дип нәрсәне атар идегез?
    - 1955-1956 елларда Актүбәдә 2 катлы, 8 фатирлы беренче 42 йорт төзелә. 2011 ел башында әлеге биналарның барысы да тузган торак фондына кертелде. Аларда яшәүчеләрне яңа фатирларга күчерү программасын тормышка ашыру йөзеннән, РФ һәм ТР бюджетларыннан беренче елны 77 млн. 261 мең сум акча бирелде. Моны гына көткәндәй, төрле төзелеш оешмалары безне үзләренә файдалы проектлар белән күмде. Бөгелмәдәге бер оешма хәтта шушы акча хисабына бер подъездлы, ике катлы, балконсыз барак төзеп бирергә дә тәкъдим итте. Бәхетебез, конкурста депутатыбыз Рәйхан Газизуллин җитәкләгән Актүбә төзү-монтаж идарәсе җиңеп чыкты. Шул ук елны алар көче белән 3 катлы, 3 подъездлы, 30 фатирлы 2 йорт төзи алдык. Тузган торакларда яшәүчеләрнең беренче төркеме узган елның көзендә, икенчесе 2012 ел башында фатирлы булды. Яңа йортларга күчүчеләргә фатир ачкычларын тапшыру да бәйрәм төсендә узды. Шулай итеп, кыска гына вакыт эчендә 58 иске фатирдан 161 кешене тулысынча җиһазландырылган, килеп яши башларлык дәрәҗәгә җиткерелгән яңа торак белән тәэмин иттек.
    Яшереп тормыйм, иске йортларда яшәүчеләрне яңаларга күчерү теләге минем күптәнге хыялым иде. Шуңа да бу эшне башлап җибәрүдә үз өлешемнең дә булуы белән горурлана алам, дип уйлыйм.
    Әлеге программа буенча районга быел 16 фатир төзерлек кенә акча бирелде. Финанс кытлыгына да карамастан, муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин башлангычы, аның белән генподрядчы һәм төзү-монтаж идарәсенең килешүе нәтиҗәсендә, 30 фатирлы өченче йортка нигез салынды. Ел азагына кадәр аның 16 фатирына тузган йортларда яшәүчеләрне күчерәчәкбез. Форсаттан файдаланып, Азнакай муниципаль районы җитәкчелегенә, нефтьчеләргә, төзүчеләргә халыкның ихлас рәхмәтләрен җиткерәм.
    Бистәдә төзелешне киңәйтү буенча башкарасы эшләр шактый әле. Мәсәлән, алдагы елда ипотека программасы буенча күпфатирлы йорт салуны планлаштырабыз. Күз курка - кул эшли, диләр бит. Алга таба да гел яхшыга өметләник.
    - Шәхси төзелеш өчен күп балалы гаиләләрдән җир бүлентеге сораган гаризалар керәме?
    - Әлеге программа бернинди тоткарлыксыз тормышка ашырыла. 63 гаиләдән гариза керде инде. Бүгенге көнгә 32 участок бүлеп бирелде. Кайбер гаиләләр булачак йортларының нигезен салдылар, ярдәмче биналарның диварын күтәрә башладылар. Каенлы микрорайонындагы яңа урамнарның исемнәре дә билгеле - Мирная һәм Светлая.
    - Торак йортларга капиталь ремонт уздыру программасында Актүбә елның-елында актив катнаша. Сез эшләгән дәвердә ничә йорт яңартылды һәм аларда яшәүчеләр башкарылган эшләрдән канәгатьме?
    - Узган ел әлеге программа нигезендә 13 млн. сумга 5 күпкатлы йорт ремонтланган иде. Быел шуның хәтле йортка 17,5 млн. сум акча бирелде. Соңгысы эш күләменең шактый зур булуы белән аңлатыла. Йорт хуҗалары эш нәтиҗәләреннән башлыча канәгать. Әгәр дә Азнакайда капремонт белән берничә төзелеш оешмасы шөгыльләнсә, Актүбәдә аны үзебезнең "Жилкомсервис" ҖЧҖ генә башкара. Эшләрендәге җитешсезлекләр ачыклана икән, үзләре үк аны төзәтә дә.
    Руслан Садыйков җитәкчелегендәге әлеге җәмгыять эшчәнлеге киңкырлы. Коллектив бистәне, ишек алларын төзекләндерү, чистарту, яшелләндерү, каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм полигонга чыгару, корыган һәм кеше тормышы өчен куркыныч тудырган агачларны кисү, алар урынына яшь үсентеләр утырту, табигатьне саклау кебек күп кенә башка кичектергесез мөһим эшләрне башкара.
    - Актүбә шәһәр тибындагы бистә булса да, үз йортлары белән торучыларның күпләп терлек асраулары белән аерылып тора. Сез, хәтта, шәхси ярдәмче хуҗалыклар (ЛПХ) оештыруга да ирешкәнсез...
    - Һәм алар берничә генә дә түгел. Муниципаль берәмлек биләмәсендә бүген 32 ЛПХ бар. Авыл җирлекләрендә маллар саны кимегән бүгенге көндә, безнең шәхси секторда яшәүчеләр 35 савым сыер тота. Мәсәлән, Алмас Газизҗанов 11 баш мөгезле эре терлек (шуның бише - савым сыер) асрый. Шакирҗан Имамовның 3 сыеры, 2 үгезе, 4 бозавы бар. Лилия Һадиева йорт кош-кортларының сигез төрен үстерә. Әнис Зиннәтуллинның крестьян-фермер хуҗалыгындагы сарыклар саны гына да йөзгә җитә. Рифгать Шиһаповның 34 умартасы бар. Без, үз чиратыбызда, аларның хуҗалык эшчәнлеге белән даими кызыксынып, кулдан килгән ярдәмне күрсәтеп торабыз.
    - Биредә гомумбистә өмәләре дә еш уза. Аларга кемнәрне җәлеп итәсез?
    - Предприятие, оешма, учреждение коллективлары үзләренә беркетелгән урам, объектларны тәртипкә китерсә, мәктәп укучылары юл буйларын, хуҗасыз участокларны чистарта. Яшьләребез быел татар, иске православие зиратларын, Иске Актүбәдәге язгы сулар ага торган чокыр ярларын чүп-чарлардан арындырдылар. Ветераннар Яңа ел паркын тәртипкә китерү буенча зур эш башкардылар, 50 төпкә якын агач утырттылар.
    Икенче сезон инде "Урман утырту көне" акциясен уздырабыз. Узган ел 481 агач һәм куак утырткан булсак, быелгысын 500 төпкә җиткердек.
    Әмма бистә эче кварталларын чүп-чардан арындыру өмәләрендә шул тирәдә яшәүчеләрнең катнашмавы, үзләренең ишек алды чисталыгына битараф булуы күңелне борчый.
    - Өлкән һәм ялгыз ветераннар, физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр, күп балалы гаиләләрнең күпчелеге бүген яклауга мохтаҗ. Аларга тиешенчә ярдәм күрсәтеләме?
    - Халыкны адресланган социаль яклау буенча да җитди эш алып барабыз. Сугыш һәм хезмәт ветераннары, күп балалы гаиләләр, ялгыз яшәүче өлкәннәргә кайгыртучанлык күрсәтү - эшчәнлегебезнең мөһим бер өлеше. Бистәдә 2195 пенсионер яши. Шуларның 28 е - сугыш инвалиды һәм ветераны. Җиңү, Хәтер көннәрендә уздырылган чараларның төп геройлары - алар. Мәктәп укучылары элекке яугирләр белән даими элемтәдә тора, очрашулар оештыра.
    Азнакай районы инвалидлар бүлекчәсенең Актүбә башлангыч оешмасында физик мөмкинлекләре чикләнгән 30 бала, 450 дән артык өлкән кеше әгъза булып иора. Өч бала анасы, алтын йөрәкле Ләйлә Кәрамова җитәкчелегендәге әлеге оешма үзенең эшчәнлеген бик җанлы алып бара.
    Күптән түгел генә бистәдә хатын-кызлар советы оештырылды. Ирекле халык дружиналары хәрәкәтен дә яңадан торгызырга кирәк дип саныйм.
    - Роза Алмасовна, быел хәл итәргә өлгерә алмый калган нинди проблемаларыгыз бар?
    - Алар шактый. Әйтик, шәхси сектордагы 107 йортка газ кертәсе, Каенлы микрорайонында су челтәрен ремонтлыйсы, анда һәм Монолит микрорайонында 3 әр, иске Актүбәдәге 4 урамга асфальт җәясе, кайберләренә агымдагы ремонт үткәрәсе, бистәнең җәмәгатьчелек мунчасына үзгәртеп кору уздырасы, чишмәләрне төзекләндерәсе бар...
    - Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

    Гөлгенә КӘРИМОВА Наил АБДУЛЛИН

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: