Бистә башлыгының куанычлы мәшәкатьләре
Шәһәр тибындагы Актүбә эшчеләр бистәсе вәкаләтле органы башлыгы Роза Галиева белән әңгәмәбез бистәнең бүгенге яшәеше турында барыр.
- Роза Алмасовна, Актүбәнең районда тоткан социаль-икътисади урыны нинди?
- Бездә халык тырыш, бердәм. Үзенең яңадан-яңа үзенчәлекле идеяләре, тәкъдим-фикерләре белән безгә - җитәкчелеккә, аз гына да бушанырга ирек бирми. "Азнакайнефть" идарәсенә караган алты...