Азнакаево
  • Рус Тат
  • Бердәм мәктәп формасы: азнакайлылар үзгәрешне ничек кабул итте

    Яңа уку елы башыннан районыбыз мәктәпләрендә укучылар өчен бердәм форма кабул ителде. Азнакай гимназиясе дә үз формасын булдырды. Башлангыч сыйныф укучылары зәңгәр сарафан һәм ак күлмәк киеп йөри, өлкән сыйныфлар - туры итәк, блузка һәм жилет. Егетләр шул ук төстәге чалбар-костюм, ак күлмәк кия. - Быел без шәһәрдәге ателье хезмәтеннән...

    Яңа уку елы башыннан районыбыз мәктәпләрендә укучылар өчен бердәм форма кабул ителде. Азнакай гимназиясе дә үз формасын булдырды.

    Башлангыч сыйныф укучылары зәңгәр сарафан һәм ак күлмәк киеп йөри, өлкән сыйныфлар - туры итәк, блузка һәм жилет. Егетләр шул ук төстәге чалбар-костюм, ак күлмәк кия.

    - Быел без шәһәрдәге ателье хезмәтеннән файдаландык. Киләсе елга бердәм каталог буенча Мәскәү фирма-җитештерүчедән тектертәчәкбез. Бу мәктәпнең ата-аналар җыелышында хәл ителде. Кызларның формасы чалбар һәм жилет белән тулыландырылачак. Кышкы салкыннарны да истә тотып эш итәбез, - диде тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Диләрә Фәсиева.

    Без исә район мәктәпләре укучыларыннан, аларның ата-аналарыннан, укытучылардын әлеге яңалыкка булган мөнәсәбәтен белештек.

    Марта Ганиева, 9 нчы сыйныф укучысы: "Безнең мәктәп формасы бик уңайлы. Мәктәп ул модалы кием-салым күргәзмәсе түгел. Безнең төп максат - уку, белем алу!"

    Суфия Фәйзуллина, укытучы: "Кайбер укучылар һәм аларның әти-әниләре мәктәп формасы баланың шәхесе үсешенә комачаулый, дип саныйлар. Чынлыкта исә форма укучының хокукын кысмый, киресенчә, баланың укуга карашын яхшырта".

    Гөлназ Галиева, 11 нче сыйныф укучысы: "Минем фикеремчә, мәктәп формасы барлык сыйныфлар өчен дә бер төрле булырга тиеш түгел. Без, өлкән сыйныф укучылары, кечкенәләрдән аерылып торырга тиеш, дип саныйм".

    Марат Әминов, укучы: "Мин элек тә мәктәпкә костюмнан йөрдем, төсе генә башка иде. Киемдә мин бернинди аерма сизмим".

    Рәмис Хәкимов, әти кеше: "Мәктәп формасы гаилә бюджетына артык йөк өстәде. Уйлавымча, нинди фасондагы кием кисәләр дә, балалар, беренче чиратта, пөхтә йөрергә тиешләр".

    Энҗе Әхмәтшина, директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары: "Форма баланы үз-үзен тәртипкә күнектерергә, пөхтәлеккә өйрәтә, аңа эстетик йогынты ясый. Укучы мәктәп партасыннан ук эшлекле киемгә күнегергә тиеш. Моның өстенә, балалар киемне очракка карап - мәктәптә һәм рәсми чараларда - эшлекле фасон, физкультура дәресләрендә - спорт формасы, ял вакытында җанына якын кием сайлый белергә өйрәнә. Киләчәктә җәмгыятьтә үзенә лаеклы урын табу өчен укучы мәктәпкә бердәм формадан йөрергә тиеш дип саныйм".

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: