Карамалы авылы халкы бергәләшеп, мөһим һәм зур эшләрне үтәде.
Өмә барышында корыган агачлар җыештырылды, ә зират территориясе чүп-чардан, яфраклардан һәм коры үләннән тулысынча чистартылды.
Авыл җирлеге башлыгы Артур Ногманов барлык актив катнашкан авылдашларга ихлас рәхмәт белдерде. Мондый бердәмлек һәм хезмәт сөючәнлек – авылның рухи байлыгы һәм аның чын күрке.
Чыганак : Азнакай район Советы матбугат хезмәте
Нет комментариев