Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайның “Казан сөлгесе” – башкалада

    Казанда XII төбәкара "Идел-йорт" халык театрлары арасында уздырылган фестивальгә йомгак ясалды. Фестивальнең гран-приена Азнакайның һәвәскәр артистлары лаек булды. Үзешчәннәребезгә милләтебезнең йөзек кашы булган, затлы Г.Камал театры бинасында чыгыш ясау бәхете тиде, әйтергә кирәк, мондый бәхет бик-бик азларга гына елмая. Быел фестиваль К.Тинчуринның 125 еллыгына багышланды. Районның мәдәният җәүһәре - Бөтенсоюз...

    Реклама

    Казанда XII төбәкара "Идел-йорт" халык театрлары арасында уздырылган фестивальгә йомгак ясалды. Фестивальнең гран-приена Азнакайның һәвәскәр артистлары лаек булды. Үзешчәннәребезгә милләтебезнең йөзек кашы булган, затлы Г.Камал театры бинасында чыгыш ясау бәхете тиде, әйтергә кирәк, мондый бәхет бик-бик азларга гына елмая.
    Быел фестиваль К.Тинчуринның 125 еллыгына багышланды. Районның мәдәният җәүһәре - Бөтенсоюз фестивале дипломанты, Бөтенроссия смотры лауреаты, районның Мәхмүт Хәсәнов исемендәге премиясе лауреаты Азнакай халык театры аның 4 пәрдәлек "Казан сөлгесе" музыкаль комедиясен әзерләгән иде.
    Камал театры сәхнәсендә районыбызның Сарлы авылы кызы, Татарстанның атказанган һәм халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова якташларын туган якка багышланган җыры белән сәламләде. Аннары көчле алкышлар астында сәхнәгә иң яхшылар дип табылган 16 халык театры режиссерлары чыкты. Төрле жанрларда үзләрен таныткан үзешчәннәрне, төрле дәрәҗә урыннар алган коллективларны котлаганнан соң фестивальнең "каймагы"на вакыт җитте - Азнакай халык театрын гран-при алуы белән котлаулар башланды.
    -Азнакайлылар узган ел безне Туфан Миңнуллинның 2 пәрдәлек "Дивана" драмасы белән сокландырган иде. Беренче дәрәҗә лауреат исемен алып, алар 100 меңлек сертификатка ия булды. Күрәм, бүләк бик ярап куйган: әнә, нинди купшы, милли нәкышле сәхнә костюмнары тектергәннәр, - дип башлады тәбрикләү сүзен Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин. - Театр коллективы үзенең олы бәһагә ия булуын быел тагын да дәлилләде. Ул гран-прины бик лаеклы, зур тырышлык куеп алды.
    Республикабызда чыгып килүче кайбер бульвар газеталар язмаларына бик урынлы, саллы җавап та булып яңгырады министр әйткәннәр. Хәер, безнең азнакайлылар үз театрын инде 71 ел белә, аның иң югары дәрәҗә бүләккә ия буласына спектакльне үзебездә инде карап өлгергән тамашачылар шикләнми дә иде. Айрат Миңнимулла улы театр режиссеры Гата Ялаловка фестивальнең иң зур бүләген - "Фиат" автобусы ачкычын тапшырды.
    Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин җирлегебезнең талантларга бай төбәк булуын, үзешчәннәребезнең әле күптән түгел генә Төркиянең Тарсус шәһәре халкын да таң калдырып кайтуын әйтеп узды. Артистларга изге теләк-котлауларын ирештереп, театрның районыбызда яшәячәген, аны тагын да үстерү өчен коллективка бөтен яклап ярдәм итәчәкләрен белдерде.
    Казандагы Азнакай якташлар җәмгыяте президенты Халисә ханым Исмәгыйлованың тәбрикләүләренә күренекле якташларыбыз да кушылды. Үзара фикер алышуларда театр эшчәнлегенә төпле анализ бирелде, тәкъдимнәр әйтелде. Азнакайның талантлы улы, фестивальнең жюри рәисе Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров Азнакай районы башлыгы Марсель Зөфәр улының сүзләрен куәтләп, "яктылыкка, нурга илтүче" театрның яшәргә тиешлеген ассызыклады һәм тамашачыларны яңадан-яңа иҗат җимешләре белән куандырып торуын теләде.
    Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, режиссер Гата Ялалов җитәкчелегендәге коллективның иҗаты ел саен шулай югары бәяләнеп килә. Быел әсәрнең сәхнәләштерүгә саллысы, данлыклы татар театрлары тарафыннан күп тапкырлар куелганы, шул исәптән Фәрит Бикчәнтәев әзерләвендә камаллылар иҗатында тамашачыны инде әсир иткәне алынган. Нинди тәвәкәллек!
    Башкаланың милли затлылык сирпелеп торган олпат театрында иҗтиһат дөньясында даими "йөзгән" зәвыклы тамашачы күңелен, Татарстанның күренекле сәнгать-мәдәният әһелләреннән торган жюрины таң калдыру, әйтергә кирәк, җиңелдән булмагандыр. Әмма алар бу олы сынауны лаеклы үтте. Зал сәхнәдәгеләр белән бергә "уйнап", "җырлап-биеп" спектакльне бер тында хозур кылды. Алкышлар тамаша барышында ук башланып, спектакль ахырынача аларга күмелеп барды. Мюзикл жанрында иҗат ителгән бу әсәрне шундый югарылыкта башкарып чыгу өчен артистлар да, музыкантлар да, һай, нык тырышкан. Сәйдәш музыкасы, заманча хореография, "тере оркестр", зәвыклы сәхнә бизәлеше (ул да Гата Шәех улының үз куллары белән иҗат ителгән)... Спектакльне музыкаль бизәүче, баянчы Заһир Ильясовны районыбызда белмәгән кеше юк. Маэстро бу юлы да үз югарылыгында булды. Үзебезнең классик татар моңы һәр уен коралыннан шундый да нәзакәт, сазы белән ургылып, тамашачының күңел төпкелләрен айкады, хисләр өерендә чуалтты. Азнакай сәнгать мәктәбенең Зөлфия Зарипова җитәкчелегендәге халык уен кораллары ансамбле артистларның һәр хәрәкәтенә мәгънә һәм иҗади төсмер биреп, игътибарны сәхнәгә туплап, залдагыларны «уч төбендә» тотты. Ә биюләр… Берсеннән-берсе ут янып торган егетләрнең шаян биюләренә ымсынып, аларга ияреп китми үзеңне чак тыеп утырасың. Марат Хурамшин югары дәрәҗәдәге профессиональлеген янә исбатлады…
    Гата Шәех улы үзенең «гомерлек» артистларын кадер-хөрмәттә тота белсә, сәхнәгә яшь-җилкенчәкне дә бик оста тарта белә. Мөәзин ролендә үзе, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Нәсимә Хәмидуллина (Шәмси әби), Азат Галимов (картларның берсе), халык театрларының Бөтенроссия һәм республика смортлары лауреатлары Сәрия Шакирова (Әсма), Зинфира Кашапова (Саҗидә), Ленар Рәхмәев (Ильяс), Марат Мортазин (Салих), Кәшиф Закиров (хәзрәт), Хәмзә Хәбибуллин (староста), Рәис Харисов (карт) башкарган рольләрнең никадәр уңышлы чыгуын тамашачының туктаусыз алкышлары дәлилләде. Айгөл Зарипова (Мөршидә), Зөлфия Гафурова (Гөлбану), Альмира Гыйззәтуллина (Бибинур), Айдар Мәрданшин (Ибраһим), картлар булып уйнаган Фәрәгать Миргасыймов, Рәис Гарипов, егетләр-кызлар рольләрендә Марат Хурамшин, Салават Гыйззәтуллин, Марсель Шакиров, Ленар Зәйдуллин, Элиза Гәрәева, Илүзә Кашапова, Ирина Фәйзрахманова, Алина Нигъмәтуллина дебютларын да ул хуплап каршы алды, аларга олы сәхнәгә хәер-фатиха бирү дә иде бу.
    Афәрин, театр җанлы, аңа бөтен күңелен бирә белгән артистларыбыз! Башкала сәхнәсен лаеклы яуладыгыз! Киләчәктә дә шулай балкып, яңа иҗади эшләрегез белән сөендереп торыгыз!
    Лиза Нур. Ф.ШӘЙХУЛОВ фотосы

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: