Азнакайның “Казан сөлгесе” – башкалада
Казанда XII төбәкара "Идел-йорт" халык театрлары арасында уздырылган фестивальгә йомгак ясалды. Фестивальнең гран-приена Азнакайның һәвәскәр артистлары лаек булды. Үзешчәннәребезгә милләтебезнең йөзек кашы булган, затлы Г.Камал театры бинасында чыгыш ясау бәхете тиде, әйтергә кирәк, мондый бәхет бик-бик азларга гына елмая.
Быел фестиваль К.Тинчуринның 125 еллыгына багышланды. Районның мәдәният җәүһәре - Бөтенсоюз...