Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайлылар «Каникулны куркып көтәләр»

    «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Балалар имгәнүләре - өлкәннәр гаебе» дигән матбугат конференциясенең 1 июнь - Балаларны халыкара яклау көне һәм җәйге каникуллар башланыр алдыннан узуы бик урынлы булды. Конференциядә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының дәвалау һәм кисәтү идарәсе җитәкчесе Ирина Малышева, Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев, ТР Сәламәтлек саклау...

    «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Балалар имгәнүләре - өлкәннәр гаебе» дигән матбугат конференциясенең 1 июнь - Балаларны халыкара яклау көне һәм җәйге каникуллар башланыр алдыннан узуы бик урынлы булды.

    Конференциядә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының дәвалау һәм кисәтү идарәсе җитәкчесе Ирина Малышева, Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгыннан балалар белгече, травматолог-ортопед, медицина фәннәре кандидаты Петр Андреев, Республика балалар клиник хастаханәсенең травматология бүлеге мөдире Алексей Глушков, Россия Эчке эшләр министрлыгы идарәсе ЮХИДИнең Казан шәһәренең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча өлкән инспекторы Иделия Шагова катнашты.

    Күтәрелгән мәсьәлә, чынлап та, бик җитди. Ел саен дөньяда юл-транспорт һәлакәтләрендә якынча 260 мең сабыйның гомере өзелә. 10 миллионы төрле җәрәхәтләр ала. Һәр көнне Җир шарында 450 бала суга батып үлә, меңгә якыны исән калса да, баш миенә зыян килү сәбәпле, гомер азагына кадәр мөмкинлекләре чикләнгән булып кала. 47 меңгә якын бала һәм 20 яшькә кадәр яшьләр, биеклектән егылып төшүләр аркасында, якты дөнья белән хушлаша, шул сәбәпле кешелек дөньясы көн саен 128 бала һәм үсмерен югалта.

    Көнкүрештәге имгәнүләрнең 60 процентын бала - өйдә, 15 процентын - урамда, транспортта, 9 процентын спорт белән шөгыльләнгәндә һәм 8 процентын мәктәптә ала. Бәхеткә, аларның яртысыннан күбрәге җиңелчә имгәнү белән котыла. Уртача имгәнүләр - 30-32 процентны, үлемгә китерә торган имгәнүләр 3-4 процентны тәшкил итә.

    Татарстанда да хәлләр тыныч­ланырлык түгел. 2015 ел нә­ти­җәләре буенча, республика­бызда, имгәнүләр, агуланулар һәм бәхетсезлек очраклары аркасында, 86 баланың гомере өзелгән. Шуларның 64 проценты - малайлар.

    Республика балалар клиник хастаханәсендә имгәнүдән алган җәрәхәтләрдән 2014 елда - 2236; 2015 елда - 2309; быелның шул чорына 839 бала дәваланган. Быел гына хастаханәнең нейрохирургия бүлегендә - баш мие селкенгән 93, урта һәм каты имгәнүләр белән 54 бала дәваланган. Көнкүрештә пешү очраклары да арта. Узган ел алар 300 булса, быел да инде бу сан 109га җиткән. Әлеге хастаханәгә төрле имгәнүләр белән эләккән балаларның саны җәйге айларда, башка айларга караганда, уртача 38 процентка арта икән. Каникулларда имгәнүләр эпидемиясе башлана, диләр табиблар.

    Сабыйлар белән булган теләсә нинди имгәнү, җәрәхәтләнү очраклары бар гаилә өчен зур фаҗига. Ләкин ни кызганыч, балалар имгәнүенең иң зур сәбәпчеләре дә өлкәннәр үзләре бит. Бездә юкка гына, бала караган кешенең аркасына да күз кирәк, димиләр шул.

    Җәйге чорларда тәрәзәләргә чебен-черки кермәсен дип куелган сеткалар шулай ук бик куркыныч. Күз-колаксыз - караучысыз калган сабыйның шуңа тотынам дип, югары каттан аска егылып төшү очраклары шактый. Икенче бер зур куркыныч таганнар булуын да искәртте табиблар.

    Бер сәгатькә сузылган матбугат конференциясендә сүз төрле яшьтәге балаларның иминлеген, гомерләрен саклап калу турында барды. Россиядә балалар үлеменең 40 проценты дүрт яшькә кадәр сабыйларга туры килә. Мәктәп чорында балаларның имгәнүләре бермә-бер арта, ди. Алар, яшьтәшләре алдында батыр булып күренер өчен, тузга язмаган нәрсәләр уйлап таба. Шартлаткыч матдәләр белән тәҗрибәләр ясыйлар, гомерләрен үз ирекләре белән чикләп, мордар китүчеләр дә бар.

    Олы юллар - тормыш иминлеге өчен аеруча куркыныч урын. Узган 2015 елда балалар катнашында 163 юл-транспорт һәлакәте булган. Шуларда өч сабыйның гомере өзелгән, 172се авыр тән һәм җан җәрәхәтләре алган. Инде быел гына да 100 һәлакәттә бер сабыйның гомере өзелергә өлгереп, 102се җәрәхәтләнгән.

    Язмыштан узмыш юк, дип акланырга яратсак та, бу саннар артында да өлкәннәрнең битарафлыгы, куркынычсызлык чараларына игътибар итми, бармак аша гына каравы тора. Балалар өчен автокәнәфиләр турында никадәр сөйләнсә дә, аларның сабыйларның гомерләре һәм сәламәтлекләре өчен бик кирәкле әйбер икәнен аңлап бетермәүче өлкәннәр җитәрлек әле. Велосипедчылар да, катгый кагыйдәләрне үтәмәү аркасында, бәлагә тарый. Узган ел 31 һәлакәттә алты велосипедчының гомере өзелде. Инде быел да алар катнашында биш һәлакәт булган. Бәхеткә, үлүчеләр юк.

    Алда өч айга сузылган җәйге каникуллар. Без - өлкәннәр, бу чорның үзебез өчен бик җаваплы икәнен, уяулыгыбызны арттырырга кирәклекне онытмасак иде. Берәүгә дә үкенергә, бала хәсрәте күрергә язмасын. Сакланганны саклармын дигән Ходай Тәгалә.

    http://shahrikazan.com/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: