Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайлылар, баланы кайгырту – киләчәгебезне кайгырту

    «Балалар мәнфәгатен яклап, милли стратегияне тормышка ашыруда социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның роле: тәҗрибә һәм үсеш перспективалары» - Татарстан Фәннәр академиясендә Идел буе федераль округының гаилә институтына социаль проблемаларны хәл итүдә ярдәм итүче коммерция­ле булмаган оешмаларның форумы әнә шундый тема астында узды. Балаларны ничек якларга, аларны нәрсәдән йолып калырга? Төбәкләрдән...

    «Балалар мәнфәгатен яклап, милли стратегияне тормышка ашыруда социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның роле: тәҗрибә һәм үсеш перспективалары» - Татарстан Фәннәр академиясендә Идел буе федераль округының гаилә институтына социаль проблемаларны хәл итүдә ярдәм итүче коммерция­ле булмаган оешмаларның форумы әнә шундый тема астында узды.

    Балаларны ничек якларга, аларны нәрсәдән йолып калырга? Төбәкләрдән килгән делегатлар һәркайсы балалар белән бәйле проблемаларны хәл итүдәге үз тәҗрибәсе белән уртаклашты. Форум барышында махсус чакырылган галимнәр, психологлар катнашында түгәрәк өстәлләр, осталык дәресләре дә узды. Чараның максаты изге - балаларга бәйле социаль проблемаларны хәл итүдәге ресурсларны берләштерү.


    Үз өсләренә балалар мәнфәгатен яклау бурычы куйган иҗтимагый оешмалар ничек кенә якламый аларны. Хәтта бала туганчы ук башлана аның гомере өчен көрәш. Балага узган хатын йөклелекне өзәргә җыенган очракта була анысы. Баласын табып та бала тудыру йортында калдырып, сабыен тумас борын ятим итәргә җыенганнар никадәр? Аларның да шактыен бу уеннан кире кайтырга күндергән очраклар шактый җыела икән. Бу хакта болай күңелгә үтәрлек итеп, бары үзе бала мәнфәгатен яклау юлында булган кеше генә сөйли ала торгандыр да. Ә андыйлар шактый иде ул көнне форумда.


    Берәр нәрсә булса, заманасы шундый дияргә яратабыз, әмма бит күп вакыт балаларыбызны шул замана шаукымыннан йолып калу өчен дә күп көч сарыф итәргә туры килә. Әйтик, бүгенге көндә балаларны яклауның төп юнәлешләренең берсе булып аларны негатив мәгълүматтан саклау торса да, «Безнең әти-әниләр үзләре бөтен чакта да балалары белгән мәгълүматтан хәбәрдар түгел», - дип белдерде ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, «Ак Барс Созидание» Хәйрия фондының Попечительләр советы әгъзасы Ләйлә Фазлыева. Һәм сентябрь аеннан нәкъ менә әлеге мәсьәләгә кагылышлы махсус чаралар уздырылачагын җиткерде. Баланың тагын нинди мәнфәгатьләрен саклау зарур дигәндә, милли үзенчәлек, баланың ана телен саклау проблемасы шулай ук беренчеләрдән булып телгә алынды.


    - Бу уңайдан республикада берничә программа эшләп килә. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында 796 626 бала яши. Шуларның 12 меңгә якыны -ятим. Бу сан соңгы берничә елда кимүгә бара һәм бала алып тәрбияләүче гаиләләр институтына республикада аерым урын бирелә. Балалалар йортларында әлегә 540 бала тәрбияләнә, 2015 елда әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм булган 939 баланың 95е уллыкка алынды, 216сы гаиләләргә тәрбиягә бирелде, 620се опекага алынды һәм 37се үз әти-әниләренә кайтарылды. Баланы үз әти-әнисенә кайтаруның никадәр катлаулы икәнен барыбыз да аңлыйбыз. Шул күзлектән чыгып караганда, социаль реабилитацияләүнең һәм балалар белән эшләүчеләрнең дәрәҗәсе бик югары булырга тиеш. Әгәр бүген хөкүмәт органнары гына түгел, ә коммерцияле булмаган оешмалар һәм социаль юнәлешле оешмалар әлеге гаиләләрне реабилитацияләүдә катнаша икән, без бу юнәлештә яңа механизмнар табачакбыз, - диде Ләйлә Фазлыева, алда торган бурычларның җитдилегенә басым ясап.
    Биредә шулай ук ­Россиянең барлык төбәкләре өчен дә мөһим мәсьә­ләләрнең берсе булган - ятимнәрне торак белән тәэмин итү мәсьә­ләсе дә кузгатылды. Балалар йортларыннан чыгып, мөстәкыйль рәвештә яши башлаган балаларны реабилитацияләүнең мөһимлеге шулай ук зарур. Бу, бер яктан, аларда икътисади белем җитенкерәмәве белән аңлатылса, икенче яктан гап-гади көндәлек тормыш күнекмәләре -акча тоту, хезмәт хакы дигән нәрсәне аңлап бетермәү бар.


    Россия иҗтимагый палатасы әгъзасы Татьяна Забегина коммерцияле булмаган оешмаларның эшенә бер җөмлә белән бәя бирде: «Иҗтимагый тормышта бернинди торгынлык юк!»
    - Иҗтимагый палатада балалар мәнфәгатен яклауга һәрвакыт өстенлек бирелә. Комиссияләр, эшче төркемнәр эшли. Безнең өчен системалы рәвештә тәҗрибә уртаклашу бик мөһим. Шул ук вакытта бәйрәмнәр, аукционнар белән халык арасына, урамнарга чыгарга, алар белән аралашырга кирәк. Барлык катнашучылар өчен бушлай консультацияләр ясау уңай нәтиҗәләр бирә. Кызганычка, кайберәүләр, иҗтимагый оешма турында беренче тапкыр нәкъ менә шундый бәйрәмнәр вакытында гына белә дә. Аннары без үзара тәҗрибә уртаклашуларга да әһәмият бирәбез. Бездә берничә ел иҗтимагый оешмалар форумы уздырылып килә. Андый чараларга бәйрәмгә килгән кебек киләбез, -ди ул.


    Һәм шундый чараларның берсендә Россиядә беренче тапкыр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның премия­се - социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүдәге хезмәтләрне искә алып, «Гражданлык позиция­се өчен» дигән премия тапшырылуы хакында искә төшереп узды.
    - Кунаклар алдында мактанасым килә: Татарстанда безнең аудио-видео­аппаратура белән җиһазландырылган үз йортыбыз бар. Бу - безнең зур казанышыбыз, - дип, Татьяна Вениаминовна кайбер планнары белән дә уртаклашты. Соңгы вакытта Әтиләр иҗтимагый оешмаларына игътибар бирелү - шуларның берсе. Тагын бер дүрт елдан очрашсак, әлеге залда ир-атлар бик күп булачак һәм бу гаилә кыйммәтләрен саклап калуда бер адым булачак, дип фаразлады, Татьяна Забегина.
    Форумда катнашучыларның һәркайсының әйтер сүзе бар иде.


    Мондый атрәфлы чарада катнаша алуым белән бик бәхетлемен,- ди әнә Самара өлкәсеннән килгән Наталья Черновол.- Самара өлкәсендә барлыгы 11 мең ятим бар бүгенге көндә. Шуларның 3700 гаиләләрдә, калганнарын туганнары тәрбиясендә,- ди ул.
    Наталья Георгиевна үзе дә гаиләдәге өч баласы янына 12 ятимне җылы канаты астына сыйдырган олы йөрәкле ханым булып чыкты.
    Без бер вакытта да балаларны сайлап алмадык. Алар үзләре безне сайлады. Беренче булып 4,5 яшьлек Ленаны алып кайттык. Икенче көнне шалтыраталар: "Менә Лена матур кыз булгач аны алдылар",- дип Анжелла исемле бер кыз төне буе елап чыккан. Озак та үтмәде ул да бертуган энесе белән безнең гаиләгә килеп кушылды, -ди кайчандыр шәфкать туташы булып эшләгән, ә бүген Самара өлкәсендәге гаиләгә бала алып тәрбияләүчеләрнең башында торучы Наталья Черновол.
    Тормыш мең төрле сынау куйса да, форумдагыларның фикере бер, гаилә кыйммәтләрен, гореф-гадәтләрне балага кечкенәдән җиткерерү зарур. Алар гаилә тулы, нишле булырга тиеш­леген белеп, күреп үсәргә тиешләр.

    САННАР:

    2016 елның 1 гыйнварына Татарстанда коммерцияле булмаган 5449 оешма теркәлгән. Шуларның 1943е - иҗтимагый берләшмәләр; 68е - сәяси партияләрнең төбәк бүлекчәләре; 1788е - дини оешмалар; 1650се - башка төр коммерцияле булмаган оешмалар.

    Социаль мәсьәләләрне хәл итүдә гаилә институтына булышлык күрсәтүче 196 коммерция­ле булмаган оешма (шуларның 57,7 % - Казанда (муниципаль берәмлек), 6,3%ы - Чаллыда; 36%ы - Татарстанның 40 муниципаль районында). Эшчәнлекнең юнәлешенә килгәндә, күпчелек сәламәтлек саклау (27,5%), социаль-мәдәни реабилитация (22,4%), әхлакый-мәдәни тәрбия (16,2%), өстәмә белем (14,9%), психологик ярдәм (5,7%), спорт, сәламәт яшәү рәвеше (5,1%), хокукый белем (4,3%), өченче секторны үстерү (4%) белән шөгыльләнә.

    http://www.shahrikazan.com/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: