Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайдан Фатыйх Шиһаповка медальне Президент үзе тапшырды

    Фатыйхны сугышка 1942 елның 20 августында алдылар. 89 гектарлы арыш басуын 4 ургыч белән урып, ургычларын басу башында калдырып, өйләренә кайтырга гына чыкканнар иде, каршысына бригадир килеп: "Иртәгә армиягә китәсең, сохариларың әзерме", - диде уенын-чынын бергә кушып. Фатыйх туры өенә кайтып, хәбәрне әнисенә җиткерде. Көтелмәгән хәбәрдән әнисе каушап калса да,...

    Фатыйхны сугышка 1942 елның 20 августында алдылар. 89 гектарлы арыш басуын 4 ургыч белән урып, ургычларын басу башында калдырып, өйләренә кайтырга гына чыкканнар иде, каршысына бригадир килеп: "Иртәгә армиягә китәсең, сохариларың әзерме", - диде уенын-чынын бергә кушып. Фатыйх туры өенә кайтып, хәбәрне әнисенә җиткерде. Көтелмәгән хәбәрдән әнисе каушап калса да, сиздермәскә тырышты: "Тавык пешереп өй алдына куйган идем, алып кер әле," - дигән булды... Кичен юл капчыклары хәстәрләнде, юлга ашамлыклар салынды.
    Алар Актүбәдән алты егет киттеләр. Башта Чаллы портына, аннан пароходта - Казанга. Татвоенкоматның кызыл кирпеч бинасы аларны ике кичкә сыендырып торды да, тимер юл вокзалыннан товар вагоннарына утырып, Мари урманнары арасында урнашкан Суслонгер өйрәнү лагерена киттеләр.
    Сугыштан соң куе нарат урманы арасында урнашкан бу лагерь турында әллә нәрсәләр сөйләячәкләр әле. Анда булган һәр кеше зарын озак еллардан соң гына белдерәчәк, ә ул чакта сөйләргә ярамады. Өйрәтүләр анда чыннан да бик начар оештырылган. Сугыш һөнәренә өйрәнәсе урынга, солдатлар ачлыктан, ялангачлыктан интекте, сәламәтлеген югалтты...
    ...Җиргә казып эшләнгән "землянка" баракларга урнашып, үзләре белән алып барган сохарилар белән тамак ялгап, ике катлы нарларга сузылып яткач, кичкә кадәр мазасызламадылар үзләрен. Кичен ашханәгә алып баргач, тагын бер кат өнсез калдылар. Шәһәр мунчасында су йөртә торган калай тасларга салып, ун кешегә бер тас борчак ашы алып килеп өстәлгә утырттылар. Фатыйх мондый хәл буласын белгән булса, кашык алган булыр иде дә, нигәдер өйдә башына килмәгән, кашык мәсьәләсе көн кадагына килеп басты. Ничек итсә итте, берничә кашык борчак шулпасын ашказанына юнәтергә җай тапты. Авылдан киеп килгән чабаталар теткәләнеп бетте. Җае табылды тагын. Яңа чабаталар үрер өчен аларны юкә кабыгы салдырырга урманга җибәрделәр. Азнакайдан ике йөзләп кеше булгандыр, юкә төшереп, чабата үреп киделәр. Шунда ул тагын бер кирәкле һөнәргә - чабата үрергә өйрәнде. Йорттан киткәндә кигән оеклар тишкәләнгән, шулай да яңа үрелгән чабаталар аякны саклый кебек. Аякта "кием" булгач, печән чабарга да барып була. Яхшы чалгы белән дә көч куеп чабарга кирәк булган авыр эшне, тимер боҗралар урынына тимер чыбык бәйләп, "уйнап торган" чалгы белән ничек чабачагыңны чамалап кара син?! Гомерләренә бер тапкыр булса да чалгы тотып караганнары булдымы икән эш кушучы командирларның? Ә икенче көне шактый гына ерак урманнан егерме - утыз сантиметр юанлыктагы агачларны җилкәдә алып кайтып, урталай балта белән буйга ярып, землянка өстен ныгыттылар.
    Октябрь аена кадәр ачлы туклы яшәгәннән соң, ниһаятъ, ай азагында аларны комиссия тоттылар. Актүбәдән Фатыйх, Илтүзим һәм гармунчы Мингалимне флотка билгеләделәр. Мурманск шәһәренә җиткәнче, Вологдада туктап, мунча кереп, өйдән кигән киемнәрен солдат киемнәренә алыштырып, иң шатланганнары - ботинкалар киеп, җир читенә - Мурманскига таба юл алдылар. Юл газабын тикмәгә генә гүр газабы димәгәннәр: составны немец самолеты утка тота. Гармунчы Мингалимнең аркасына пуля тиеп, вагонда ук гомере өзелә. Шулай итеп, тиешле урынга барып та җитмәгән дустының гәүдәсе Кола ярымутравында ятып кала. Мурманскиның көл-күмергә әйләнүен күрү Фатыйхка нык тәэсир ясый. Берничә көннән аларны танкларга каршы көрәшүче артиллеристлар әзерләүче курсларда укыта башлыйлар. Фатыйх төзәүче булырга әзерләнә. Өйрәнү полигонында ук "шартлы немец танкын" беренче снаряд белән юк итеп, командирының рәхмәтен ала.
    1943 елның сентябрендә Фатыйхның тормышы яңа борылыш ала - 117 нче дивизия составында элемтәче итеп, алгы сызыкка җибәрелә. Штаб һәм 122 миллиметрлы уртача ераклыкка (21 чакрымга) атучы орудиеләр батареясы арасында элемтә тота. Аннан фашистларның алгы сызыкка китерүче асылмалы һава юлы вагонеткаларын юк итү операциясендә катнаша. Ерактан торып, төгәл атып, фашистларга зур юалтулар китерәләр. 1944 елның 14 октябрендә 9нчы удар Ленинград фронты составында һөҗүмгә күчәләр. Лиинахамара, Финляндиянең Пицама порт-ныгытмаларын штурмлауда катнаша. Шуның белән Фатыйх өчен алга таба хәрәкәт туктала. Аларга диңгез ярын саклау бурычы куела. Ул вакытта Америкадан диңгез аша ярдәм кәрваннары килә. Аларга яр буен һәм андагы корабльләрне саклау бурычы йөкләнә. Немецларның ярым батырылган баржасыннан бүрәнә ташып, үзләренә барак төзиләр, мунча салалар. Лиинахамарада сугыш беткән көнне барысы бергә чыгып автоматлардан залп бирәләр.
    1947 елның 29 мартында күкрәгенә "Германияне җиңгән өчен", "Заполярьены саклаган өчен" медальләре тагып, Актүбәгә кайтып төшә. Кайтуының икенче көнендә үк алачыкка эшкә чакырып, бригадир килеп җитә. Сабанга чыгарга вакыт, тырма-төрән ишеләрне ремонтларга кирәк. Сугыш чорында бар нәрсә җимерелгән. Иртәнге якта алачыкта эшләсә, төштән соң фермага китә, я урман кисәргә бара. Эш җитәрлек, ир-ат кулы җитми.
    1963 елдан колхоз совхозга әйләндерелгәч, Фатыйх Шиһапов "Азнакайнефть" (ул вакытта "Актүбәнефть") идарәсенә җир асты ремонтында ярдәмче эшче булып эшкә килә. Әлмәттә бораулаучылар хәзерләү мәктәбен тәмамлап кайтканнан соң, Актүбә җир асты ремонты цехында бишенче разрядлы оператор, аннан өлкән оператор булып эшләп, 1979 елда лаеклы ялга чыга.
    -Эшләп чыккан цех җитәкчесе дә, коллегаларым да мине онытып бетерми, хәлемне белешеп торалар, - ди ветеран күңеле булып, - Нинди генә ярдәм сорасам да, каршы килгәннәре юк. Узган ел түбәне ремонтлап киттеләр. Өйгә килә торган су каткач, аны машина белән китереп тордылар. Авылда су булмаса берни эшләр җай юк, сарыклар эчертергә кирәк, мунчасын якмый булмый... Коедан ташырга сәламәтлек юк. "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчеләренең дә чаралардан, игътибардан калдырганы юк. Безгә хәзер күп кирәкми бит...
    Нәфис Әхмәт
    21 февральдә Казан Кремлендә үткән Ватан сакчылары көненә багышланган тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы ветераннарына хөкүмәт бүләкләре тапшырды. Райондашыбыз - Актүбәдә яшәүче сугыш ветераны, икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, "Заполярьены саклаган өчен", "Германияне җиңгән өчен" медальләре иясе Фатих Шиһапов күкрәгенә дә Президент "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" медален такты. Тантанада районыбыздан 12 кешелек делегация катнашты.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: