Азнакайдан Фатыйх Шиһаповка медальне Президент үзе тапшырды
Фатыйхны сугышка 1942 елның 20 августында алдылар. 89 гектарлы арыш басуын 4 ургыч белән урып, ургычларын басу башында калдырып, өйләренә кайтырга гына чыкканнар иде, каршысына бригадир килеп: "Иртәгә армиягә китәсең, сохариларың әзерме", - диде уенын-чынын бергә кушып. Фатыйх туры өенә кайтып, хәбәрне әнисенә җиткерде. Көтелмәгән хәбәрдән әнисе каушап калса да,...