Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда эчке эшләр органнары хезмәткәрләре бәйрәм итте (ФОТО)

Азнакай район-шәһәр мәдәният йортында эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы кичә үтте.

Тамаша залына район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һәм ветераннары, аларның якыннары да килгән иде.
Эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов аларга изге теләкләрен юллады. РФ Эчке эшләр министрлыгының Азнакай бүлеге начальнигы вазифасын башкаручы Радик Шәрәфиев ассызыклаганча, бүгенге көндә бүлек күрсәткечләр буенча үз категория районнары арасында беренче урында бара.  
Бәйрәм бүләксез булмый. Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган тантана да шатлыклы мизгелләргә бай булды. Бер төркем хезмәт алдынгыларына ТР Эчке эшләр министрлыгы һәм район хакимиятенең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылса, икенче берәүләр төрле дәрәҗәдәге «Эчке эшләр хезмәтендәге казанышлар өчен”  медаленә,  истәлек бүләкләренә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев