Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай сувенирлары – районыбыз бренды

Җирлегебез талантларга бай.

Үзешчән сәнгать өлкәсен аласыңмы, куллары алтын осталарнымы... Менә шушы соңгылары иҗатын туплап, бүген шәһәр музее янәшәсендә “Азнакай сувенирлары” йорты ачылды.

–Табигатьнең гүзәл почмагында урнашкан, кара алтынлы, игеннәре күкрәп үскән, иң төп байлыгы – тырыш, уңган кешеләре булган Азнакайны кунаклар, туристлар үз итә, алар ел дәвамында  бирегә эзне суытмый, – диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин аны ачу тантанасында. – Менә бүген ишекләрен ачкан йортта аларга үзләре белән Азнакайның “бер кисәген” алып китү мөмкинлеге дә туды. Күреп торасыз, осталарыбыз куллары сувенирларның ниндиләрен генә иҗат итмәгән: җирлегебезнең иң матур урыннары төшерелгән элмәләр, картиналар, курчаклар, сыннар, милли чигүле киемнәр, нәкышле йорт-кирәк-яраклары... Аларның һәркайсы җирлегебез турында искә төшереп, истәлекләрне яңартып торыр. Шунысын әйтергә кирәк, биредә һәркем үз иҗатын тәкъдим итә ала. Авыл йорты рәвешендәге зәвыклы биналы иткән “Татнефть”кә рәхмәтебезне җиткерәм,  уңган-булган райондашларыбызга тагын да иҗади уңышлар телим!

Сүзне дәвам иткән азнакайлылар сувенирларыбызның чит илләрдән килгән кунакларның да үз итүен, аларның хәтта Америка, Австралия кебек башка континентларга кадәр барып җитүен горурлану белән сөйләделәр. Ә инде үзебезнең район белән хезмәттәшлек иткән Төрек иле, Белоруссия республикасы, Санкт-Петербург шәһәре турында инде әйтәсе дә юк.

 Әнә шулай шәһәребез тагын бер күркәм йортка артты. Ул төбәкне өйрәнү музееның иҗтиһат урыны булып, Азнакаебыз данын еракларга таратуга хезмәт итәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев