Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай шәһәрендә ишек аллары тәртипкә китерелә

Азнакай районында кварталлардагы, ишек алларындагы юлларны төзекләндерүгә зур игътибар бирелә. Бу тармакта һәр елны районда 35 млн сумлык эш башкарыла.

“Бердәм Россия” партиясенең “Безнең ишек алды” проекты буенча 2020-2024 елларда Татарстанда барлык шәһәрләрдә һәм район үзәкләрендә күп фатирлы йортларның ишек алларын ремонтлау күздә тотыла. Бу эшкә халык та җәлеп ителә. Халык белән очрашуларда кешеләрнең фикер-тәкъдимнәре “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлегендә системага салынып, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгына территорияләрне төзекләндерү буенча проектлар ясауга тапшырылачак.

Милли проектлар 2024 елга кадәр исәпләнгән һәм киләсе елдан аларның суммасы артачак. РФ Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев халык теләген исәпкә алып, эшләр исемлеген тагын да киңәйтергә мөмкин диде. Шуңа күрә «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге республикада милли проектларның тормышка ашырылуын күзәтүгә алды һәм моңа халыкны да җәлеп итте. Муниципаль районнарда бу эшне шулай ук «Бердәм Россия» фракциясе алып бара, объектларга чыгулар оештырыла. Без күзәтүдә азнакайлыларны да актив катнашырга чакырабыз, чөнки мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният йортлары, спорт корылмаларыннан безгә кулланасы. Төзелеш вакытында, сыйфатлы итеп башкарыламы – бу хакта объектлардан фотосурәтләрне Фотоконтроль акциясен оештыручыларга np.photomat@yandex.ru электрон почтасына юлларга мөмкин. Алга таба фото VMESTE.TATAR интернет-порталына куелачак һәм һәркем аның белән таныша, һәр муниципаль райондагы милли проектлар турында мәгълүмат ала алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев