Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай районына читтән килүчеләр кимегән

    Җәй - тормыш аеруча кайнаган чор. Елның бу фасылында районыбызга чит илләрдән, башка төбәкләрдән килүчеләр саны да арта. Берәүләр сезонлы эшкә дип килсә, икенчеләре сәяхәт итә, кунакка килә... Бүгенге көндә миграция өлкәсендә җирлегебездәге хәл торышы белән кызыксынып, Россия федераль миграция хезмәте идарәсенең (УФМС) ТР буенча бүлеге Азнакай бүлекчәсе начальнигы, эчке...

    Җәй - тормыш аеруча кайнаган чор. Елның бу фасылында районыбызга чит илләрдән, башка төбәкләрдән килүчеләр саны да арта. Берәүләр сезонлы эшкә дип килсә, икенчеләре сәяхәт итә, кунакка килә... Бүгенге көндә миграция өлкәсендә җирлегебездәге хәл торышы белән кызыксынып, Россия федераль миграция хезмәте идарәсенең (УФМС) ТР буенча бүлеге Азнакай бүлекчәсе начальнигы, эчке хезмәт капитаны Эльвира Газизова белән әңгәмә корып алдык.

    -Эльвира Ринатовна, быел мигрантлар бераз кимеде кебек, Урта Азиядән эшкә килүчеләр дә күзгә сирәгрәк чалына башлады?

    -Әйе, быелның 5 аенда районыбызга чит илләрдән килүчеләр узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 10,8 процентка кимеде. Узган ел аларның саны 472 булса, быел - 421. Ә инде тору урыны буенча миграция исәбенә куелучылар саны 48 кеше тәшкил итә, ансы 4,3 процентка күбрәк. 98 чит ил гражданы миграция исәбеннән (тору урыныннан -15, килү урыныннан - 83) төшерелде.

    -Безнең якларны бигрәк тә кайсы ил кешеләре үз итә, ягъни күбрәк кайлардан киләләр?

    -Күпчелекне Бәйсез Дәүләтләр Берлегендә яшәүчеләр, аеруча үзбәкләр (234, узган ел 293 иде) һәм таҗиклар (80), әрмәннәр (54) тәшкил итә. Ә инде ерак чит илләрдән килүчеләр әллә ни күп түгел. Әйтик, быел Чехиядән - 4, Төркия белән Кытайдан - 3әр, Төрекмәнстаннан -6, Германия, Греция һәм Сириядән 2шәр граждан килгән.

    -Алар районга нинди максат белән килә?

    -317 кеше эшкә килгән, бу гомуми санның 75,3 проценты. 85 кешенең (20,2 процент) килү сәбәбе шәхси максатларда булса, 1,9 проценты - туристлар, аларның узган елдан күбрәк булуын да әйтергә кирәк. Әлбәттә, арада эш визиты ясаучылар да бар.

    -Килүчеләр арасында яшәргә калучылар да бармы?

    -Бүгенге көндә Азнакай районында яшәүгә йөз тоткан 99 чит ил кешесе бар. Вакытлыча яшәргә рөхсәт алучылар - 108 кеше. Шушы биш айда 7 чит ил кешесе Россия Федерациясе гражданлыгы алды, икесенең гаризасы кире кагылды.

    -Украинадан һаман да киләләрме?

    -Бүгенге көндә районда Украинада хәрби хәрәкәтләр башлангач килгән 46 кеше яши. Аларның 29ы сыену урыны эзләп килүчеләр. 17 украиналыга вакытлыча яшәүгә рөхсәт бирелде.

    -Мигрантлар бездәге кануннарга буйсынамы, алар тарафыннан хокук бозу очраклары юкмы?

    -Миграция закончалыкларын бозучылар бар. Бүлек хезмәткәрләре эчке эшләр бүлеге, федераль куркынычсызлык хезмәте, прокуратура вәкилләре белән бергәлектә 45 тикшерү чарасы үткәрде. Шуларның 35е - яшәү урыны буенча, 6сы - сәүдә объектларына, шулай ук төзелешләргә, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә дә чыгылды. Тикшерү барышында 58 административ беркетмә төзелде. Шуларның 32се - Россия Федерациясе территориясендә булу (яшәү) таләп-кагыйдәләрен сакламау белән бәйле. 6 беркетмә - законсыз эшчәнлек алып баручыларга карата. Чит ил гражданнарына торак бирүдә кагыйдәләрне сакламаган 11 РФ гражданы җаваплылыкка тартылды. Аларны эшкә алуда шулай ук законны бозган 3 физик затка, 5 юридик затка һәм шәхси эшмәкәргә карата административ беркетмә төзелде. Азнакай шәһәр судына җибәрелгән 9 материал буенча 6 чит ил гражданына карата аларны Россия Федерациясеннән чыгарып җибәрү турында карар чыгарылды.

    -Шушы чорда районыбызда ничә кеше РФ гражданины паспорты алырга өлгерде?

    - Барысы - 1207 кеше. Тору урыны буенча яңа теркәлүчеләр саны - 1579, килү урыны буенча 210 кеше тәшкил итте. 690 кеше исәптән төште. Гамәлдә булмаган паспорт белән, тору урынында теркәлмичә яшәгән 197 граждан административ җаваплылыкка тартылды.

    -Чит ил паспорты алырга теләүчеләр артамы?

    -Киресенчә. Шушы 5 айда 827 чит ил паспорты эшләнде. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 50,6 процентка кимрәк. Әңгәмәбездән файдаланып, биләмәләр, предприятиеләр җитәкчеләренә янә искәртәсе килә: үзегездә булган чит ил гражданнары хакында миграция хезмәтенә тиешле документ-мәгълүматларны җиткереп торсагыз иде.

    Әңгәмәдәш-Лиза НУРЛЫЕВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: