Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай район башлыгы Марсель Шәйдуллин тыл ветеранын 100 яше белән котлады

    Бер сынаганын сыный да сыный бит ул язмыш. 1915 елның 5 февралендә Әгер авылында дөньяга аваз салган Җәмиләне дә сабый килештән ятимлеккә дучар итә ул: ике яшендә әнисе Гыйниямал, сигез яшендә әтисе Хөснулла дөньялыктан китә. Аны әтисенең бертуганы Хәбибулла һәм җиңгәсе Майкамал үз гаиләсенә сыендыра. Әмма бер килгәнгә килә бит...

    Бер сынаганын сыный да сыный бит ул язмыш. 1915 елның 5 февралендә Әгер авылында дөньяга аваз салган Җәмиләне дә сабый килештән ятимлеккә дучар итә ул: ике яшендә әнисе Гыйниямал, сигез яшендә әтисе Хөснулла дөньялыктан китә. Аны әтисенең бертуганы Хәбибулла һәм җиңгәсе Майкамал үз гаиләсенә сыендыра. Әмма бер килгәнгә килә бит ул, 1930нчы елда халык дошманы исеме тагып, гаиләне Байкал бистәсенә репрессиялиләр. Тормышны өр-яңадан башларга туры килә, әлбәттә, михнәт-мәшәкатьләр яшүсмер Җәмилә җилкәсенә дә шактый төшә.

    Инде кабаттан Әгергә кайтып төпләнеп, көнкүрешләр үз җаена салынгач, Җәмиләне Үчәлле авылы егете Зәйдуллага кияүгә бирәләр. Яшьләрнең мәхәббәт җимешләре булып гаиләдә бер-бер артлы биш бала туа. Ләкин беренчеләре Әнвәр һәм төпчекләре Фаизның гына гомерләре кыска була, дөньялыктан сабый килеш китеп баралар. Зәйдулла Үчәлледә клуб мөдире, соңрак Сарлыда хуҗалык рәисе булып эшли. Җәмиләсе терлекчелектә хезмәт куя.

    Бер генә гаиләнең дә капкасын какмый калмаган сугыш афәте бу гаиләгә дә кара кара кайгысын сала. Фронтка 1942 елда киткән Зәйдулла бер елдан яраланып кайтып, рәислек вазифасын дәвам итә, сихәтләнгәч, тагын фронтка китә. Ил Җиңү шатлыгын кичергән 1945 елда Җәмилә апа иренең батырларча һәлак булуы турында хәбәрен ала...

    Балаларын башкалардан ким булмаслык итеп үстерү, аякка бастыру өчен бар тырышлыгын куя ул. Икешәр ат җигеп Ютазы элеваторына икмәк ташый, фермада маллар карый, җәен-көзен колхозның бер генә эшеннән дә калмый.

    -Җәмилә апа белән 15 ел бергә эшләдек. Аркылы пычкы белән кисеп, урманнан утын ташыдык. Аны үзебез ярабыз... Суык җелекләргә үтә, - дип искә ала авылдашы Зөләйха Кәримова. Озак еллар мәктәптә җыештыручы булып эшли ул, лаеклы ялга шуннан чыга. Исеме генә җыештыручы, ә бит мәктәпнең бөтен хуҗалык эше аңарда була. Аның агач идәнне ышкылап юып, гәрәбәдәй итеп тотканын, мичкә ягып, бинаны өзлексез җылы тотуын, әйткән һәр сүзенең укытучыныкыннан да битәр тәрбияви йогынтысын инде үзләре олыгаеп барган элеккеге укучылары әле дә сагынып сөйли.

    Бер караңгыдан икенчесенә бил бөккән әнисенең тырышлыгын күреп үскән Рәисе унынчыны бетергәч "Уразман" колхозында атлар карый. Хәрби хезмәттән кайткач, егетне колхоз идарәсе бухгалтерлар курсына укырга җибәрә. Яшь белгечне башта ярдәмче бухгалтер итеп куялар, аннары гомере буе баш хисапчы булып эшли. Гомерлек ярны да әнисе авылыннан - Әгердән сайлый. Гөлчирә ханым белән ике ул үстерәләр, Рим белән Рубинның инде буй җиткән балалары бар. Шушы бер гасыр эчендә авырлык-сынауларны күп күреп тә язмышын тиргәмәгән Җәмилә әбинең иң сызланган йөрәк ярасы: 2013 елда улы Рәиснең озак авырудан соң бакыйлыкка күчүе. Бүгенге көндә ул килене Гөлчирә тәрбиясендә яши. Кызлары Земфира белән Тәзкирә икесе дә агроном һөнәрен сайлый. Озак еллар районның баш агрономы булып эшләгән Зенфира ханым күпсанлы хөкүмәт бүләкләренә ия. Ике кызының да икешәр балалары, дәү әбиләренә сокланган, кадер-хөрмәт күрсәткән оныклары бар.

    Җәмилә әбине йөз яшьлек бәйрәме белән котларга әллә тагын бөтен Әгер белән Үчәлле җыелды, тупсадан узмалы түгел, йорт халык белән тулы. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин, ветераннар оешмасы рәисе Миргасим Кәримов ак әбинең җилкәсенә ап-ак шәлләр салып, изге теләкләрен җиткерде. Аны котларга халык чират торды: авыл җитәкчеләре, чордашлары, авылдашлары, балалары, туганнары, оныклары... Әбинең әле дә камил акылында, яхшы хәтерле булуы, җор теленә гаҗәпләнми мөмкин түгел. Кем әйтмешли, күз генә тимәсен...

    Лиза Нурлыева

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: