Азнакай район башлыгы Марсель Шәйдуллин тыл ветеранын 100 яше белән котлады
Бер сынаганын сыный да сыный бит ул язмыш. 1915 елның 5 февралендә Әгер авылында дөньяга аваз салган Җәмиләне дә сабый килештән ятимлеккә дучар итә ул: ике яшендә әнисе Гыйниямал, сигез яшендә әтисе Хөснулла дөньялыктан китә. Аны әтисенең бертуганы Хәбибулла һәм җиңгәсе Майкамал үз гаиләсенә сыендыра. Әмма бер килгәнгә килә бит...