Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакай полиция бүлегендә яңа җитәкче

    ​​​​​​​Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге шәхси составына яңа җитәкчене тәкъдим итте.

    Әлеге вазифага полиция подполковнигы Сибагатов Марат Вячеславович билгеләнде. Ул 1979 елгы, Россия ЭЭМның Уфа юридик институтын тәмамлаган. Моңа кадәр ул Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча бүлеген җитәкләгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: