Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай егете Рәзил Кашапов Бөтенроссия гранты отты

Азнакай егете – ТР Яшьләр хөкүмәте рәисе киңәшчесе Рәзил Кашапов “Территория смыслов” Бөтенроссия яшьләр форумында үз проекты белән катнашып, 240 мең сумлык грант отты.

Рәзил районыбыз мәктәпләренең берсендә инглиз теле һәм физкультура фәннәреннән укытканда ук яңа проектлар өстендә эшләде. Әйтик, аның “Батальон” хәрби-патриотик уен проекты яшьләр арасында зур яклау тапкан иде. Бөтенроссия форумында бу юлы спорт юнәлешендәге шәһәр спринтында ачык республика серияләре оештыру проекты зур яклау тапты. Проект кысаларында республика муниципаль районнары паркларында, спорт мәйданчыкларында, микрорайоннарда 10 этапта тренировкалар, ярышлар алып барылачак. Аларның 3 сендә физик мөмкинлекләре чикле булганнарның да катнашуы көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев