Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай беренчеләре портфельле булды

Төрле кызыклы уеннарда катнашып, табышмаклар да чишеп кинәнделәр.

22 август көнне Мәдәни үзәкнең иҗат коллективы быел беренчегә барачак малай-кызларга портфельләр тапшыру тантанасында катнашты. Булачак укучылар бәйрәмгә әти-әниләре, әби-бабайлары, эне-абыйлары, апа-сеңелләре белән бергәләп килде. Аларны белем дөньясына аяк басулары белән котлап, "ТаграС-РемСервис"ның профком рәисе Рамиль Рафис улы Солтангиров котлады.

Кнопа һәм аның дуслары Вовка белән Лизка малай-кызларга букчага ни тутырырга кирәклеген өйрәтте. Төрле кызыклы уеннарда катнашып, табышмаклар да чишеп кинәнделәр. Мәдәни үзәкнең иҗат коллективы әнә шулай зур бәйрәм ясады аларга. Ул бию флешмобы белән, күңелләргә дәрт, тәннәргә көч өстәп тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев