Азнакайда “Әбиләр чуагы” бәйрәме узды
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда “Әбиләр чуагы” бәйрәме узды

Мондый бәйрәмнәр районда елда уздырыла торган матур традициягә әйләнде.

Менә бу юлысы да бик яхшы оештырганнар. Өстәлләр көзге муллыктан сыгылып тора. Аларны теләгән кешеләргә сатып алу мөмкинлеге дә бар. Татшуганлылар һәр бәйрәмдә үзләренең мичләре белән килеп, кайнар мичтә коймак пешереп сыйлыйлар. Бу игелекле гамәлләрен бу юлысы да кабатладылар алар. 

Азнакайлыларны бәйрәм белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев һәм район шәһәр ветераннар советы җитәкчесе Миләүшә Рәшитова тәбрикләделәр һәм иң изге, җылы теләкләрен җиткерделәр. Бәйрәм районыбыз үзешчәннәренең концерт номерлары белән үрелеп барды. Талантлар өлкән буын – ветераннарыбыз арасында да күп иде. Тамашачылар аларны алкышларга күмде. Бәйрәмнән, үзләренә күрсәтелгән кадер-хөрмәттән ветераннарыбыз бик канәгать калдылар. 

Йөрәк һич тә картаймый ул. Өлкәннәребез әнә шулай оста итеп эшли дә, ял да итә беләләр. 


Нет комментариев