Азнакаево
  • Рус Тат
  • Актүбә укучылары КВНда көч сынаштылар

    Актүбә бистәсе китапханәсендә юбиляр-язучылар иҗатына багышланган КВН узды. Анда 1 нче урта мәктәпнең "Ал җилкәннәр" һәм 2 нче урта мәктәпнең "Нәни укучылар" командалары көч сынашты. Уен өч турда узды. Укучылар С.Маршак, Э.Успенский, М.Сибиряк, В.Гауф әсәрләре буенча сорауларга җавап бирделәр. Җанатарлар да биремнәрне үтәп, үз командаларына баллар туплый алды. Китапханә хезмәткәрләреннән...

    Актүбә бистәсе китапханәсендә юбиляр-язучылар иҗатына багышланган КВН узды. Анда 1 нче урта мәктәпнең "Ал җилкәннәр" һәм 2 нче урта мәктәпнең "Нәни укучылар" командалары көч сынашты.

    Уен өч турда узды. Укучылар С.Маршак, Э.Успенский, М.Сибиряк, В.Гауф әсәрләре буенча сорауларга җавап бирделәр. Җанатарлар да биремнәрне үтәп, үз командаларына баллар туплый алды.

    Китапханә хезмәткәрләреннән торган жюри уенчыларның югары белемнәрен билгеләп уздылар.

    Рәмилә Хөснуллина, Актүбә 2 нче урта мәктәбенең педагог-китапханәчесе

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: