Азнакаево
  • Рус Тат
  • 4 сәгатьлек операция: кемне – ананымы, әллә баланымы?

    27 яшьлек Юлия Минһаҗева, үзенең тиздән әни булачагын белгәч тә, бик сөенә. Гаиләләрендә беренче көтелгән бала туачак лабаса. Башка авырлы хатын-кызлар кебек үк, ул да медицина тикшерүләре уза, бернидән дә зарланмый, әмма беркөнне кинәт башы авырта башлый. Авыртуга түзә алмагач, «ашыгыч ярдәм» хезмәте чакырталар. Юлияне тиз арада 7нче шәһәр хастаханәсенә...

    27 яшьлек Юлия Минһаҗева, үзенең тиздән әни булачагын белгәч тә, бик сөенә. Гаиләләрендә беренче көтелгән бала туачак лабаса.

    Башка авырлы хатын-кызлар кебек үк, ул да медицина тикшерүләре уза, бернидән дә зарланмый, әмма беркөнне кинәт башы авырта башлый. Авыртуга түзә алмагач, «ашыгыч ярдәм» хезмәте чакырталар. Юлияне тиз арада 7нче шәһәр хастаханәсенә илтәләр. Беренче ярдәм күрсәткәннән соң, табиблар кызның баш мие белән бәйле проблемалары барлыгын, кан сауганлыгын ачык­лыйлар, Республика клиник хастаханәсе белгечләре белән элемтәгә керәләр. Махсус консилиум җыеп киңәшләшкәннән соң, табиблар ананың да, баланың да гомере өчен көрәшә башлый.

    - Бик катлаулы операция булды ул. Табибларга нык тырышырга туры килде. Карындагы 28 атналык баланы да, Юлиянең үзен дә коткарып калырга кирәк. Аларның инвалид булып калулары ихтимал иде бит, - дип искә ала ул көннәрне пациентка ярдәм күрсәткән бригада коллективы.

    Республика клиник хастаханәсеннән бер төркем белгечләр: 1 нче нейрохирургия бүлеге мөдире, 10 ел эш тәҗрибәсе булган Тимур Бикмуллин, акушер-гинеколог, Казан дәүләт медицина университеты доценты Никита Яковлев, югары категорияле нейрохирург Эдуард Бариев, югары категорияле анестезиолог-реаниматолог Елена Чуенкова, акушер-гинеколог Эдуард Мураховский, нейрохирург Эмиль Хәлиуллин, югары категорияле анестезиолог-реаниматолог Зөлфия Мөхәммәтҗанова берьюлы ике гомерне коткарырга алына. Юлиянең хәле тотрыксыз була, яхшырды дигәч тә, берничә тапкыр авырая, соңгысында аңын югалта башлагач, Юлиягә кичекмәстән операция ясарга дигән карарга киләләр. Пациент үзе дә авыр хәлдә, карындагы баланың яшәргә өмете сүнә бара. Тәҗрибәле белгечләр, Юлиянең туганнарыннан рөхсәт алып, баланы кесарев кисеме белән таптыралар. Бик авыр хәлдә дөньяга килгән 1290 граммлы малайны югары категорияле анестезиолог-реаниматолог Зөлфия Мөхәммәтҗановага тапшыралар.

    - Бала дөньяга килгән беренче мизгелләрдә аның кислород белән тәэмин ителгән булуы бик мөһим. Кесарев кисеме нейрохирургия бүлегендә узуы да эшне катлауландырды. Безнең сабыйлар өчен каралган җиһазлар балалар бүлегендә бит. Кыскасы, тиз арада беренче ярдәм күрсәтеп, баланы бинадан бинага күчерер­гә туры килде. Барысын да төгәл, тиз эшләргә кирәк иде. Шөкер, малай исән-сау калды. Хәзер аңа - ­сигез ай, әнисе ай саен улы турында мәгъ­лүмат биреп, тикшеренеп тора. Ә гомумән, 26 ел эшләү дәверендә җитлекмәгән балалар белән еш очрашырга туры килде. Яңа кагыйдәләр нигезендә, без 22 атналык булып туган 500 граммлы сабыйларны да аякка бастырырга тиеш. Бу бик зур җавап­лылык сорый. Җитлекмәгән сабый киләчәктә үзен-үзе йөртә алырмы, эчке органнары формалашып бетәрме - боларның барысын да алдан төгәл әйтеп булмый бит. Ә балаларның исән калуын, алай гына да түгел, сау-сәламәт икәнлекләрен күрү - зур сөенеч, - ди Зөлфия Мөхәммәтҗанова.

    Табиблар Юлиягә дүрт сәгатькә якын операция ясый. Башта пациентның хәле авыр булып, гел укшуы нәтиҗәсендә наркозны кабул итә алмавы, аннары бала табу процессы, аннан соң катлаулы операция... Ювелирлар эшенә тиңли бу операция­не табиб­лар үзләре. Ходай рәхмәте белән, хатын исән кала, баш миендәге кан әйләнешен җайга салалар. Шул рәвеш­ле, Республика клиник хас­таханәсенең бер төркем табиблары берьюлы ике кешенең гомерен коткарып кала. Хәзер ананың да, улының да хәле канәгатьләнерлек. Юлия ярдәм иткән төп табибларның берсе - Тимур Бикмуллин хөрмәтенә улына да Тимур дип исем кушкан.



    Республика клиник хас­таханәсенең нейрохирургия бүлеге мөдире Тимур Бикмуллин балачактан ук медицина өлкәсендә эшләргә хыяллана. Мәктәптә укыган чагында авырып хас­таханәгә эләккәч тә, медицина хезмәткәрләренең һәр хәрәкәтен игътибар белән күзәтә. Бу мохит аңа ошый, шуңа да, ике дә уйламыйча, медицина юлыннан китә. Спорт белән кызыксыну, активлык, лидерлыкка омтылу сыйфатлары - барысы да табиб эшендә ярдәм итә аңа. «Авыру кешене аякка бастыру, аның елмайган йөзен күрү, ахыргы нәтиҗәгә сөенү рәхәтлек бирә», - ди хезмәте турында үзе. Бикмуллиннарның нәселләрендә Коръәнне күчереп язучылар булган. Тимур Альберт улы үзе дә шәригать кануннарын үтәп яши, уразасын калдырмый. «Һәр операцияне «бисмилла» белән башлыйм», - ди.

    Республика клиник хас­таханәсендәге бу бер төркем табибларның хезмәтләрен бәяләп, аларны «Ел табибы - Ак чәчәкләр» конкурсында «Уникаль очрак» номинациясенә тәкъдим иткәннәр. Нейрохирург Тимур Бикмуллин:
    - «Ак чәчәкләр» конкурсында катнашырбыз дип уйламадым да, барысы да очрак­лы рәвештә килеп чыкты. Бу уникаль очракка килгәндә, табиблар башкарган эш турында, чынлап та, горурланып сөйләргә була. Соңгы елларда медицина хезмәткәрләре хакында начар яктан гына ишетергә туры килә, табибларга карата ышанычны арттырасы иде, - диде.

    http://www.shahrikazan.com/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: