Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Татшуганда шахмат яраталар

14 марта 2023, 15:18

175

0

0

Менә икенче ел инде Татшуган авылы җирлеге беренчелегенә биредә шахмат ярышлары оештырыла.

Мәдәният йортында үткән спорт бәйрәмендә быел да төрле яшьтәге авылдашлар зирәклектә көч сынашты.

Әйтергә кирәк, бәйге бик кызу барды. Ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында узган ярышта 6 пар катнашып, уеннар 5 турда үтте. Ир-егетләр арасында беренче урынны Салават Мөбәракшин, икенче урынны Мөдәрис Ханнанов, өченче урынны Хатиб Сибгатуллин яуладылар. Хатын-кызлар арасында җиңү Гүзәл Тимбаковада булса, икенче урынга Илгизә Маннанова чыкты. “Иң яшь шахматчы” исеме Нияз Фәртдиновка, “Иң өлкән шахматчы” исеме Әхсән абый Идиатуллинга бирелде.

Әнә шулай авыл халкын очраштырып, күңелле спорт бәйрәме оештырган җирле үзидарә җитәкчесе Мансур Хәертдиновка, Мөдәрис Ханнановка, Рифкать Шәрифуллинга, Наилә һәм Мәгъсүм Мөбарәкшиннарга барысы да рәхмәтле калды.

–Күп тапкырлар шулай очрашырга язсын! – дип таралыштылар бәйгедә катнашкан һәм аны тамаша кылган татшуганлылар.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев