фото

Татшуган авылында үз тавышларын өлкән буын кешеләре дә актив бирә

Хезмәт ветераны, Бөек Ватан сугышы чоры баласы Әхтәмов Әхсән Хаппан улы, өлкән яшьтә булуына карамастан, авылда дини йолаларны башкара, аның моңлы азан тавышы күпләргә тормышка хәер-фатиха булып тора.

Ил-көннәребез тыныч булсын, имин булыйк,

– диде ул. 

Шулай ук сугыш чоры баласы, авыл хуҗалыгында күп еллар дәвамында тырыш хезмәт куйган Йосыпова Зөлхиҗә Габдеракыйп кызы үз тавышын бирергә сайлау участогына килгән. Ул бүген дә иҗтимагый-сәяси вакыйгалар белән кызыксынып тора. Авылда мөнәҗәтләр, бәетләр иҗат итә, аларны матур итеп үзе башкара. 

Иң мөһиме, сау-сәламәт булыгыз,

–  дип яшьләргә хәер-фатихасын бирде.

 

Нет комментариев