Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
фото

Карамалы авылында яңа кибет ачылды

13 сентября 2023, 14:25

204

0

0

.

Бүген Карамалы авылында “Авыл кибете” республикасы программасы буенча халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пункты ачылды.

Әлеге программа нигезендә Татарстанда төзелгән 135 нче кибет ул, ә районда – икенче.

Әлеге тантаналы чарада муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, Татпотребсоюз идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов, район кулланучылар җәмгыяте, җирлек җитәкчеләре, олысыннан алып кечесенә кадәр авыл халкы катнашты.

Заманында дүр сәүдә ноктасы булган Карамалыда соңгы елларда бары шәхси эшмәкәрнең бер кибете генә эшләгән. Җыйнак, тышкы ягыннан ук заманча балкып торган яңа бина авыл күрке генә түгел, мөһим социаль объект та.

– Бик зур рәхмәт республикабыз Рәисенә, шушындый программалар нигезендә районда күп эшләр башкарыла. Карамалы авылында да соңгы елларда спорт залы, юллар ремонтланды, су линияләре, урамнарда ут баганалары алыштырылды. Таллы Бүләктә ФАП төзеләчәк, – диде Марсель Шәйдуллин тантаналы чараны ачып.

– Күп авылда кибетләр юк. Хаклыкның ихтияҗын аңлап, Рәисебез шушы программаны оештырды. Кулланучылар җәмгыяте оешмаларына бик олы ярдәм бу. Әлеге практиканы Россиянең күп төбәкләреннән килеп өйрәнәләр, – дип билгеләп үтте Рашат Шәймәрданов.

Райпо кибетләрендә ул халыктан элеккечә хуҗалыктан арткан товар-продукцияне җыярга, сораган товарларны алып кайтып бирергә кирәклеген дә искәртте.

Район кулланучылар җәмгыяте советы рәисе Мансур Хәйретдинов та үзенең рәхмәтләрен җиткереп, программа нигезендә алга таба да  авылларда кибетләр төзелсен иде дигән теләген белдерде.

Кибетләр арткан саен, халкының сайлап алу мөмкинлеге дә арта. Шәһәргә чыгып йөри алмаган өлкән буын өчен  мондый сәүдә нокталарының булуы аеруча куанычлы.

 

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев