фото

Депутат һәр гозерне контрольгә алды

“Бердәм Россия” партиясенең Азнакай җирле бүлекчәсендә ТР Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов халыкны кабул итте.

Анда район башкарма комитетының эшләр белән идарәчесе Руслан Дәүләтшин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рамиль Исламов та катнаштылар. Бу очрашуда сораулар шәхси характерда булмавы белән аерылып тора иде.

Гозерләрнең күпчелеге халык, җәмәгатьчелек соравы буенча. Мәсәлән, Әгерҗе авыл җирлеге башлыгы Әдилә Мирзаһитова  яшьләр соравы буенча авыл хуҗалыгы институтының филиалын ачып булмыймы дигән сорау белән килгән. Яшь, позитив ир-егет авыл хуҗалыгын үстерү, атап әйткәндә татар атларын үрчетү мәсьәләсе белән килгән. Депутат бер сорауны да игътибарсыз калдырмады. Аларны хәл итүдә мәсьәләләрне өйрәнү һәм җаваплы оешмалар ярдәме кирәклеген дә ассызыклады.

Нет комментариев